ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Блогерлар нефорумында инновацияләр белән кызыксынучылар өчен бүген махсус “Инновацион Татарстан” туры оештырылды.

Ел ахырында Татарстанда 20 ресурс үзәге булачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.

17 июньдә Татарстанның Болгар музей-тыюлыгында “Болгар-Туган Тел” III төбәкара форумы уздырыла. 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге форум ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТРның Спас муниципаль районы һәм “Сәләт” фонды тарафыннан оештырыла.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чираттагы эш көнен Иннополис шәһәрендә үткәрде.

Казаклар авыл җирлегендә коену өчен махсус урыннар юк. Җирлектә урнашкан сулыкларда коену тыела.


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе
Ямәширмә авыл җирлегендәге сулыкларда су коену кадгый тыела

Каенлык авыл җирлегенә кергән сулыкларда су коену тыела.

Су коену катгый тыела!

1 нче июнь көнне Каенлык авылы мәдәният йортында "Аюкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның чыгарылыш кичәсе булып узды. Әти-әниләр, балалар, тәрбиячеләр барысы да 60 нчы еллар стилендә киенгән иде. Кичә искиткеч матур, эчтәлекле, онытылмас хатирәләр калдырды.

Алат авыл җирлегендә су коенырга яраклы булган урыннар юк сәбәбле, су тирәләренә " су керү тыела" дигән игълан куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International