"Казан" халыкара аэропортының партнеры булган "Аэрофлот" авиакомпаниясе кышкы расписаниесендә Казан – Майнадагы Франкфурт – Казан даими туры рейсын озайта.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Роман Шәйхетдинов Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы коллективына яңа җитәкчене Юрий Багровны тәкъдим итте.
Дмитрий ВандюковТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары вазыйфасына 1 сентябрьдән керешәчәк, диелгән ТР Министрлар Кабинеты карарында. Вандюков «Таттелеком» генераль директоры урынбасары – Казан электр элемтәсе идарәсе җитәкчесе постын биләгән була.
2016 елның 30 августында Ратуша бинасында шәһәр көне бәйрәмендә 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты хөрмәтендә “Казань Арена” стадионына багышланган почта маркаларын гамәльгә кертү чарасы узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзербайҗан Республикасы элемтә һәм югары технологияләр министры Рамин Гулузадә белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Терапевта яки педиатрга язылыр өчен 3 гади эш башкарырга кирәк:
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сбербанк - Технологии» компаниясе генераль директоры Алиса Мельникова белән очрашты.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2016 елның 11.00 сәгатендә Казан шәһәре Кремль урамы 8 йорт адресы буенча урнашкан почта бүлегендә футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган маркаларны гамәльгә кертү чарасы узуы турында хәбәр җиткерде.
Мобиль элемтә операторларының номер күчерергә 6 миллионнынчы гаризасы теркәлгән. Аларның яртысыннан күбрәге тормышка ашырылган. Калганнары буенча эшләр алып барыла.
Татарстанга Тамбов өлкәсе башлыгы Александр Никитин эш сәфәре белән килде. Кичә аны "Казан" Халыкара аэропортында аны республика Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.