Номер күчерергә 6 миллионынчы гариза Татарстанда теркәлгән

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Мобиль элемтә операторларының номер күчерергә 6 миллионнынчы гаризасы теркәлгән. Аларның яртысыннан күбрәге тормышка ашырылган. Калганнары буенча эшләр алып барыла.

Элемтә федераль агентлыгы хәбәр иткәнчә 6 миллионынчы гариза Татарстанда теркәлгән.

Хокук гамәльгә кергәннән бирле (2013 елдан бирле) Татарстанда 136 252 абонемент номерларын күчерергә гариза биргән, аларның 70 794е күчерелгән.


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International