2016 елның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутатларын сайлаулар узды. Алан-Бәксәр авыл җирлегендә сайлаулар ике сайлау участогында узды. Җирлектә яшәүчеләр сайлауларда зур активлык күрсәттеләр. Сайлау участокларында көн озын музыка уйнап торды, сайлауга килүчеләрне коймак һәм чәй белән сыйладылар. Бу көн безнең җирлек өчен күңелле выкыйгаларга бай булды. Алты элеккеге сыйныфташ - быел 18 яшь тулган 6 егет һәм кыз узара сөйләшеп, бер вакытта сайлауга килделәр. Беренче тапкыр тавыш бирүче буларак аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Шулай ук Әсән ширкәтендә эшләүчеләр дә активлык күрсәттеләр: берьюлы ун механизатор кырдан - зәб сукалаган җирдән участокка тавыш бирергә килделәр.
Ямаширмә балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә 21 сентябрь-Халыкара тынычлык көне уңаеннан газета чыгарылды.
Бүген, 22 сентябрьдә Ямаширмә авыл җирлегендә күчмә флюрография пункты эшли.
21 сентябрь көнне Ямаширмә авыл китапханәсендә халыкара тынычлык көненә багышланган рәсем конкурсы булып узды.
Шушы көннәрдә Ямаширмә авылында Германиядән турагентлык җитәкчеләре булып китте.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
Ямаширмә авыл җирлегендә авыл халкы сайлауларда актив катнаштыларю
Көзге изгелек атнасында Ямаширмә урта мәктәбе укучылары төрле чараларда катнаштылар
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 2016 елның 21-25 сентябрь көннәрендә Швейцариядә G-20Y саммитында катнашачак.