ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы кысаларында  республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.  

"2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү"  дәүләт программасы кысаларында республикада 3-17 яшьлек балалар арасында Балалар һәм яшьләр театры феситавеле уздырыла.

24 нче сентябрьдә "Казан" Агросәнәгать паркында Ярминкә мәйданында белем бирү оешмалары казанышлары республика ярминкәсе уздырылачак.

Россия мәктәпләре программасында янә астрономия фәне пәйда булачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә журналистларга Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдерде.

4-8 нче октябрьдә Казанда Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Россия җәмгыятенең V конгрессы узачак. Ул 600 дән артык катнашучына җыячак, алар арасында: мәктәп һәм югары уку йортлары укытучылары, методистлар һәм галимнәр булачак. Бу турыда 19нчы сентябрьдә узган брифингта Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының Россия җәмгыяте башкарма директоры Наталья Брунова, Казан федераль университетының рус һәм чит ил филологиясе бүлеге башлыгы Резедә Мөхәммәтшина, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү бүлеге башлыгы Тамара Федорова сөләделәр.

Яңа уку елы башлану белән ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр контакт-үзәгенә мәгариф өлкәсендә электрон хезмәтләр алу буенча мөрәҗәгать саны артты.

Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе  мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Огородова региональара компетенцияләр үзәгендә («Межрегиональный центр компетенциий») булды.

Татарстан Республикасы территориясендә мобиль телефон аша ялганлау очраклары артты. Башта абонентка смс килә, анда аның хисабына акча күчкән дигән мәгълүмат күрсәтелә. Аннары тагын бер смс килә, анда хата булган, акчаны кире кайтаруны үтенү смсы килә. Ялганчылар тозагына эләкмәс өчен хисаптагы акчаны тикшерергә киңәш итәбез.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы кысаларында  республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.  


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International