Алан-Бәксәр авыл җирлегендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутатларын сайлаулар узды.

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе
2016 елның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутатларын сайлаулар узды. Алан-Бәксәр авыл җирлегендә сайлаулар ике сайлау участогында узды. Җирлектә яшәүчеләр сайлауларда зур активлык күрсәттеләр. Сайлау участокларында көн озын музыка уйнап торды, сайлауга килүчеләрне коймак һәм чәй белән сыйладылар. Бу көн безнең җирлек өчен күңелле выкыйгаларга бай булды. Алты элеккеге сыйныфташ - быел 18 яшь тулган 6 егет һәм кыз узара сөйләшеп, бер вакытта сайлауга килделәр. Беренче тапкыр тавыш бирүче буларак аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Шулай ук Әсән ширкәтендә эшләүчеләр дә активлык күрсәттеләр: берьюлы ун механизатор кырдан - зәб сукалаган җирдән участокка тавыш бирергә килделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International