ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Президент Токионың үзендә генә дә 21 чүп яндыру заводы эшләвен әйтте.

1 март көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мунициципаль районнары башлыкларына яңа мәктәп автобуслары ачкычлары тапшырды.

28 февраль көнне Биектау районында трассада җиңел машина янган.

28 февраль көнне Казан шәһәре бию өлкәсендә иң масштаблы проектларның берсе узган 9 шәһәрнең берсе буларак «Russian Dance Awards 2017» беренче бию премиясе тапшыру тантанасы булды.

Изге урын буш тормый: киләләр дә китәләр, китәләр дә киләләр. Биектауга хакимият башлыгы булып Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килгәч тә әллә ни ис китмәгән кебек иде. Чөнки моңарчы да башлыкларны күргән бар иде инде. Биектаулылар шулай дип фикер йөртте. Ләкин яңа җитәкченең эш алымнарын күргәч, әлеге фикер «җеби» төште. 
Федераль салым хезмәте  2017 елның 1 апреленә кадәр 2016 ел өчен физик затларга милек салымына (күчемсез милек, җир, транспорт салымы) ясала торган  ташламалар турында мәгълүмат җибәрергә киңәш итә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов юбилеен билгеләп үтә!

Ел саен 1 март көнне  Халыкара наркотиклар, наркобизнес һәм наркомафиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Алан-Бәксәр авылы мәдәният йортында яшьләр катнашында чара үткәрелде. Яшьләр һәм балалар алдында наркотикларның саләмәтлеккә зыяны турында лекция белән фельдшер Айгөл Сабирова чыгыш ясады.

28 февраль көнне Чебокса авылындагы чаңгы трассасында Биектау районы муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре чаңгыда чабу буенча ГТО нормалары тапшырды. Кышның соңгы көнендә табигать кояшлы җылы һава торышы бүләк итте. Һәркемнең күңеле күтәренке иде. Ир-атлар норматив буенча 5 км. лы дистанциягә чаптылар, ә хатын-кызлар, яшькә карап, 2 һәм 3 км.лы араны буйсындырдылар.


28
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләген әдәбиятчыларга гына тәгаенләргә иде, дип белдерә әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм язучы Тәлгат Галиуллин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International