Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов юбилеен билгеләп үтә!

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

Биектау районының хезмәт сөючән күпмилләтле халкы исеменнән һәм шәхсән үзем Сезне олуг юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Татарстан дигән газиз Ватаныбызның көндәлек елъязмасы бүген Сезнең исем белән бергә теркәлеп бара. Икътисади авыр чорларда да сынатмыйча, төрле өлкәләрдә дөньякүләм танылырлык уңышларга ирешкәнбез икән, бу Илбашының тоткан мәсләге дөрес икәнлеген тагын бер кат раслый. Татарстан абруе фәкать Сезнең армый-талмый башкарган хезмәт нәтиҗәсе ул. Табигый интуициягезгә таянып, зирәк акыл, гадел юл белән гаять катлаулы мәсьәләләрнең чишелешен таба белүегез безне һәрвакыт сокландырып тора. Татарстаныбызның күпмилләтле халкы Сезне бик күп асыл сыйфатларны үзенә туплаган ватанпәрвәр буларак ярата да. Сез татар халкының ерак дәверләрдән килгән данлы тарихында бер үк вакытта аның горур үткәнен дә, бүгенге нәтиҗәле тормышын да, якты киләчәген дә чагылдырган өр-яңа бер эпоха барлыкка китердегез. Бүген республикада яшәүче һәр кеше чиксез горурлану белән әйтә ала: “Мин – бөек Татарстан гражданины”.

Алга таба да республикабыз Сезнең зирәк җитәкчелек астында милләтара татулыкның, икътисади, сәяси һәм социаль тотрыклылыкның үрнәге булып чәчәк атсын. Мин Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык, иминлек телим! Һәр өстәлгән ел күңел офыкларын тагын да киңәйтсен, рухи ныклык бирсен, билгеләгән максатларыгызга табан илтсен! Ә безгә киләчәктә дә Сезнең янәшәгездә хезмәт итәргә язсын! Сезнең ышанычыгызны һәм якты өметләрегезне аклар өчен без үзебезнең тарафтан барлык көчебезне куярбыз.

 

Һәръяктан күрсәткән ярдәмегез өчен эчкерсез хөрмәт, рәхмәт хисләре белән Биектау районы хаимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International