28 февраль көнне Чебокса авылындагы чаңгы трассасында Биектау районы муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре чаңгыда чабу буенча ГТО нормалары тапшырды. Кышның соңгы көнендә табигать кояшлы җылы һава торышы бүләк итте. Һәркемнең күңеле күтәренке иде. Ир-атлар норматив буенча 5 км. лы дистанциягә чаптылар, ә хатын-кызлар, яшькә карап, 2 һәм 3 км.лы араны буйсындырдылар.