21 апрельдә билгеләп үтелә торган Җирле үзидарә көне алдыннан, Татарстанда иң яхшы муниципаль хезмәткәрләрне билгеләгән бәйгегә кичә 18 апрельдә нәтиҗә ясалды.
Россия кулланучылар базарында хәл тотрыклыланды, һәм карабодайга бәя төшә башлады. Август азагыннан башлап бәя инде 17,9 процентка төшкән. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы хөкүмәт комиссиясе өчен ясаган докладында шундый саннар китергән, дип яза "Татар-информ" "КоммерсантЪ"ка сылтама белән.
Тиздән мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы – бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру чоры башлана. Бүген алар бик җентекләп һөнәр сайлыйлар. Чөнки булачак һөнәр нинди фәннәрдән имтихан тапшыруга турыдан-туры бәйләнгән.
Синоптиклар көн дәвамында кар, яңгыр яву, урыны белән буран чыгу ихтималы турында кисәтә
Районның авыл җирлекләре шаяннар һәм тапкырлар клубы уенчылары финал уенында 21 апрельдә үзәк мәдәният йортында очрашачак.
Усад авыл җирлегенең Чубарово авылы халкы чүп-чар сала торган контейнерның тулы булуы турында зарланган иде.
21 апрель көнне Дөбьяз авылында “Биектау коммуналь челтәрләре” оешмасы су башняларын һәм суүткәргечләрне дезинфекцияләү эшләре уздырылачак.
Бүген Биектауның Үзәк мәдәният йорты каршында "Затейники" хореогрфия коллективын тантаналы рәвештә каршы алдылар. Каршылаучылар арасында әти-әниләр, туганнар һәм дуслардан кала Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов та бар иде.
"Затейники" хореография коллективы "Колыбель России" дип исемләнгән Халыкара конкурс-фестивальнең Лауреатлары булдылар. Конкурс 13-16 апрель көннәрендә Мәскәүдә узды.
Православие динендәге хөрмәтле райондашлар!