Яшь биючеләрне тантаналы төстә каршы алдылар

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Бүген Биектауның Үзәк мәдәният йорты каршында "Затейники" хореогрфия коллективын тантаналы рәвештә каршы алдылар. Каршылаучылар арасында әти-әниләр, туганнар һәм дуслардан кала Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов та бар иде.

Исегезгә төшерәбез, "Затейники" хореография коллективы  13-16 апрель көннәрендә Мәскәүдә узган "Колыбель России" дип исемләнгән Халыкара конкурс-фестивальнең Лауреатлары булдылар. "Затейники" - "Хореография - стильләштерелгән халык биюе" номинациясендә 3 нче, ә "Хореография - халык биюе" номинациясендә 2 нче дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International