Шәпше авыл җирлеге башлыгы Мактау хаты белән бүләкләнде

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

21 апрельдә билгеләп үтелә торган Җирле үзидарә көне алдыннан, Татарстанда иң яхшы муниципаль хезмәткәрләрне билгеләгән бәйгегә кичә 18 апрельдә нәтиҗә ясалды.

Россиядә Җирле үзидарә көне алдыннан, Казанда республиканың муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр һәм муниципаль берәмлекләрдә иң яхшы иҗтимагый инициатива бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең сыйфатын арттыру максатында 2006 елдан әлеге бәйгене “Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе оештыра. Шулай ук бишенче ел аны үткәрүдә Россия дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан оешмасы да катнаша.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Шәпше авыл җирлеге башлыгы Владимир Беляков “Иң яхшы авыл җирлеге башлыгы” номинациясендә Мактау хаты белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International