ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2017 ел
чәршәмбе

Рус, мари, әзәрбайҗан балалары бергә татар телен өйрәнә. Беренче карашка гаҗәп тоелса да, Совет районының 272нче балалар бакчасында бу гадәти хәл.

Ислам динендә 12 айның иң зурысы булып Рамазан ае санала. Күп кеше Рамазан аеның кадерен белми, бу айны, ураза тотмыйча, гөнаһлар кылып үткәрә. 

Нәкъ шулай. Нинди генә халәттә булсаң да, көзге салкын яңгырдамы, йә кышкы ачы бураннарда кар ярып барасыңмы – бирегә килеп керүеңә, сине ачык йөзле Рәсилә, Минзифа, Тәскирә, Руфияләр үз туганнарын каршылагандай кочаклап каршы алалар. 

Микродулкынлы мич бүген һәркемдә диярлек бардыр. Аны немец галимнәре уйлап тапкан. 

Кояшлы көннәрдә тузанлы тәрәзәләр аеруча күзгә бәрелеп тора. Әллә кайдан ялтырап көлеп торсын дисәгез, аларны түбәндәге катнашма белән юыгыз.

Ничек диләр әле? Хәзерге замана балалары туганда ук акыллы булып туа, диләрме? Чынлап та, тәпи дә китмәгән сабыйның телефонны белеп баскалап утыруын күреп гаҗәпләнәсең. Гаджетларны ул уенчык дип кабул итми, аны авызына да капмый, олылар кебек, төймәләренә баса, сенсор экраннан да файдалана белә. Азрак үскәч, беркем өйрәтмичә дә телефоннан шалтырата, сөйләшә ала. Кайбер балалар гаджеттагы кушымталар аша санарга, укырга, инглиз теленә өйрәнә. Балага кечкенә чактан ук телефон тоттыру кирәкме? Гаджетларның кечкенә балаларга файдасы һәм тискәре тәэсире турында психолог Люция Закирҗанова белән сөйләштек.

Өч яшькәчә сабыйларга елаганда юатыр өчен, комачауламасын дип телефон бирү дөрес түгел.

Казан федераль университетының «Tataristica» үзәгендә «Татар театры: югалту һәм табышлар» темасына дискуссия узган иде. Анда куелган төп сорау: глобальләшү шартларында милли театрлар үз йөзен саклап кала алырмы? Шунда яңгыраган кайбер фикерләрне сезгә тәкъдим итәбез.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә Рамазан аеның фазыйләте турында шулай ди:

«Рамазан аенда кешеләргә туры юлны күрсәтүче, дөрес юлның һәм аеручының ачык дәлилләре буларак Коръән иңдерелде. Сездән кем дә кем бу айга җитсә, ураза тотсын. Әгәр кем дә кем авыру яки сәфәрдә булса, шул ук санда башка көннәрдә ураза тотсын. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, ә авырлык теләми. Ул билгеле сандагы көннәрне ахырына җиткерүне һәм сезгә туры юлны күрсәткәне өчен Аллаһны зурлавыгызны тели. Бәлки сез шөкер итәрсез» (Бәкара, 185).

11 человек погибли в Москве от последствий прошедшего урагана, сообщили "Интерфаксу" информированный источник.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International