ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2017 ел
чәршәмбе

Президент эшче һөнәрләр чемпионаты нәтиҗәсе белән канәгать түгел

Татарстанда "ТАТМЕДИА" җәмгыятенең район һәм шәһәр газеталарына язылу буенча саннарда үсеш күзәтелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюда медиахолдингның генераль директоры Андрей Кузьмин җиткерде.
 

29 май көнне, бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабы башланды. Мәктәп укучылары география белән информатика фәненнән имтихан бирде. Аның нәтиҗәсе 14 июньнән дә соңга калмый билгеле булачак.

Хәтерегездә булса, “Җылы яз кайчан җитә?” дип, Арча районының Кәче авылында яшәүче “халык синоптигы” Рәсим абый Солтановка мөрәҗәгать иткән идек.

Тарих бик четерекле һәм буталчык нәрсә. Ул һәрвакыт үзгәрештә, һәм һәрчак бер үк төрле сыман. Куликово сугышын гына алыйк. Әлеге вакыйга  тирәсендә һәрчак төрле имеш-мимешләр булган.  Бу сугышта татарлар да катнаша. Тарихчылар әлеге  сугышны  русларны берләштергән вакыйга буларак та бәяли.

Мөселман кешесе иртәдән кичкә кадәр ашамыйча-эчмичә, җенси теләкләрен тыеп, уразасын фарыз шартларга туры килерлек итеп тота ала. Ләкин уразадан көтелгән файдага ирешмәве дә мөмкин. Беренче чиратта шуны әйтергә кирәк: уразаны Аллаһы Тәгалә әмер иткәнлектән, Аның ризалыгы өчен тотабыз. Шул ук вакытта, без әлеге әмерне үтәгәндә ниндидер файдага да ирешәбез. Чөнки, Аллаһы Тәгалә безгә ни генә әмер итсә дә, аларның барысында да безнең өчен дөньяви вә рухи файда бар. Югыйсә, безнең аларны кылып-кылмавыбыздан Аллаһ бернинди файда да, зыян да күрми. Гомумән, безнең ач торуыбыз Аллаһка кирәкме? Аллаһ галәмдәге бер нәрсәгә дә, бер мәхлукка да мохтаҗ түгел.

Бүген татар җәмәгатьчелеге танылган журналист, продюсер, җырлар авторы, шагыйрь  Илфак Шиһаповны соңгы юлга озатты. Хушлашырга дип килгән халык “Шәһри Казан” редакциясенең залына гына сыймады, күпчелеге аның җәсәден урамда көтеп торырга мәҗбүр булды.

Җәйге каникуллар башланырга да күп калмады, димәк, укуга йомгак ясар вакыт җиткән дигән сүз. Мәктәпләрдә бу билгеләр булса, иҗади белем бирү учреждениеләрендә әле отчет концертлары да. Иҗат коллективлары тамашачыларны җырлары, дәртле биюләре, матур уй-тойгылар бүләк итүләре белән сөендерделәр. “Color  music” вокаль ансамбле, “Йолдыз” хореография коллективы, “Везунчик” бию театры, "Затейники" хореография коллективы  һәм башка бик күпләр иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар. Кунаклар гомуми концертта беренче тапкыр “Гармония” студиясенең театраль чыгышын күрделәр.

Шушы көннәрдә Биектау районының “Битаман” предприятиесе базасында азык хәзерләү техникасының торышына контрольлек итү мәсьәләләре буенча “Гостехнадзор”ның Татарстан Республикасының көнбатыш зонасындагы бүлекләре начальниклары зона семинар-киңәшмәсенә  җыелдылар.

Бүген, 31 май иртәнге сәгатьләрдә Биектау авылындңа уздарылган «Тоннель» операциясе кысаларында, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Биектау районы буенча бүлеге юл йөрү кагыйдәләрен бозган 17 очракны ачыклады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International