Бәхетеңне мүкләк сыер сөзсә, көтү көткән акчаңны да ала алмассың, диләрме әле ул? Юк, алай язмышыма үлә-бетеп зарланасым килми, кем әйткәндәй, булганына шөкер, тик шулай да әгәр чит илгә бару турында сүз чыкса, мин алдан ук белеп торам – барып чыкмаячак бу эш. Чөнки әлеге мәсьәләдә шактый гына ачы тәҗрибәм җыелды.
Ирем вафат булды. Ялгызым гына калдым. Пенсиям кечкенә. Мин иремнең пенсиясен үземә рәсмиләштерә аламмы? Моның өчен нишләргә?
Социаль челтәрләрдә Ходайдан сорап язу, эстрада җырчыларының Ходайдан сорап җырлавы начар түгел. Бу гамәлләр кешенең иманлы булуына дәлил, дип белдерде Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Казанның иң яхшы урта һөнәри белем бирә торган уку йортлары
Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. «Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр».
Үзенә яңа проект уйлап табарга кушкач та, Инесса Клюкина инклюзив студия ачу турындагы теләген «Юность» мәдәният сарае директоры Сергей Куприяновка да әйтә. Узган ел үзенең инвалид танышларын җыя да, алар белән спектакль кую эшен башлый.
Балачак курчаклы, машиналы, компьютерлы, телефонлы гына түгел, китаплы да булырга тиеш. Бүгенге заман баласының китапка бик әллә ни исе китми, эреле-ваклы экраннар белән дуслашуны кулайрак күрә. Ләкин без, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр, баланың киләчәктә чын кеше булып үсүе өчен китапларның нинди зур әһәмияткә ия булуын яхшы беләбез.
Арчаны, хаклы рәвештә, әдәбият һәм мәдәният үзәге дип атарга була. Әдәбиятыбызга Тукайны һәм тагын 30лап талантлы каләм әһелен биргән төбәк ул. Шуңадыр инде Арча Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы да республикада иң зурлардан санала, 57 китапханәне берләштерә. Хәзер традицион кәгазь китаптан – электрон китапка, кәгазь формулярдан Бердәм укучы билетына күчү чоры башланды.
Һәр хатын-кызның үзенең яраткан һәм еш куллана торган иннеге була. Әлеге гап-гади бизәнү әйбере хатын-кызның характеры турында сөйли икән.
Татарстанга чит илләрдән килеп укучы студентларның саны арта бара. Әйтик, 2012 елда аларның саны 3,5 мең булса, бүгенге көндә республика югары уку йортларында 10 мең студент белем ала. Аларның күбесе актив иҗтимагый тормыш белән кайный. Шундыйларның берсе – Төрекмәнстанның Туркменабад шәһәреннән килгән Джумагуль Ачылова. Ул Татарстанның чит ил аспирантлары һәм студентлары ассоциациясен җитәкли.