Ходайдан сорап җырлау шәригатьтә рөхсәт ителәме?

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Социаль челтәрләрдә Ходайдан сорап язу, эстрада җырчыларының Ходайдан сорап җырлавы начар түгел. Бу гамәлләр кешенең иманлы булуына дәлил, дип белдерде Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин “Татар-информ” хәбәрчесенә.


“Җырлар, шигырьләр, мөнәҗәтләр дәгъват булып торалар”

- Татар эстрадасында Ходайдан сорап җырлаучылар бар. Андый сүзләр кулланып җырлау шәригатьтә рөхсәт ителәме?

- Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: ”Әгәр минем адәм балам ихлас күңел белән кулларын күтәреп, миннән берәр нәрсә сораса, кулларын буш кайтарырга мин оялырмын”, - дигән. Сөбханалла, карагыз, Аллаһ Тәгалә ничек әйтә. Кеше ничек сорый? Без аның күңеленә кереп карый алмыйбыз. Андый җырлар, мөнәҗәтләр, шигырьләр үз чиратында дәгъват булып торалар. Кемдер Аллаһ Тәгаләдән моң белән сорый, кемдер шигырь белән. Кемдер догада кулларын күтәреп, кемдер мөнәҗәт белән. Кемдер елап, кемдер еламыйча. Төрлечә сорап була. Ә ярыймы ярамыймы дип сораганда, беләсезме, ничек ярамасын?

“Аллаһым дип җырлау ул бит зикер итү, Аллаһ исемен искә алу”

- Бүгенге көндә шундый әшәке, чыннан да мәгънәсез җырлар бар, аларны тыңлау бөтенләй тыела. Ә инде мәгънәле, күз яше чыгара, күңелләрне тутыра торган сүзләр белән җырлау ул башка. Салават Фәтхетдиновның “Әнкәмнең догалары”дип аталган җыры бар: “Ташлама, әнкәй, ташлама, мине изге догаңнан. Ташласаң изге догаңнан, мин бәхетле була алмам”, - дип җырлый. Аллаһ Тәгаләдән сорый торган, әти-әниләрне хөрмәтләү турында, балаларны, сабыйлар турындагы шигырьләр ничек ярамасын? Андый җырлар дәгъват буып тора, кешенең күңелен күтәрә.

Социаль челтәрләрдә Ходайдан сорау кешенең иманлы булуына дәлил

- Мансур хәзрәт, төрле социаль челтәрләрдә Ходайга ялвару, Ходайдан сорау сүзләре язалар. Дин ягыннан караганда болар буш сүзләрме яисә чыннан да Ходайдан сораумы?

- Бүгенге көндә күпме кеше, социаль челтәрләргә язмаса да, кәгазьгә язып шешәгә куеп бөке белән каплап, Аллаһ Тәгалә күрер дип диңгезгә ташлый. Социаль челтәргә Ходайдан сорау сүзләре язу, Аллаһ Тәгалә социаль челтәрләрдә утыра дигән сүз түгел. Бу зыян түгел дип уйлыйм. Чөнки социаль челтәрләргә андый сүзләр язган кешенең күңелендә иман нуры бар. Андый сүзләр язу, аның иманлы булуына дәлил. Күңелендә иман булмаган, динсез кеше, әлбәттә, андый сүзләр язмый.

“Ходаем – фарсы теленнән алынган сүз”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International