Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында министрның беренче урынбасары Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә 2018 елда АПК тармакларын 5%лы ташлама белән кредитлау мәсьәләлсе буенча видеоконференция элемтәсе режимында киңәшмә узды.
2018 елның 28 февралендә «Иминлек. Элемтә. Интернет» XXII форумы кысаларында “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч” X Республика конкурсы узачак. Аны Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә Хезмәтне саклауның төбәкара ассоциациясе оештыра.
Татарстан Республикасында яңа интернет-проект эшли башлады, ул авыл хуҗалыгы продукциясе сатучыларын һәм аны сатып алучыларын берләштерә. Әлеге проект декабрьдә эшли башлаган иде һәм бүгенге көнгә анда 200дән артык җитештерүче теркәлгән, алар арасында крестьян-фермер хуҗалыклары да, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да бар. Электрон ярминкә мәйданчыгы сатып алучыларга өйдән чыкмыйча гына кирәкле продукция белән танышырга һәм бәяләрне чагыштырып карарга мөмкинлек бирәчәк. Сатып алучы шулай ук алынган продукция турында үз фикерен калдыра ала, бу инде сатып алынган товарга карата башкаларда фикер тупларга ярдәм итәчәк.
12 гыйнварда Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов авылда кече хуҗалыкларны үстерү һәм аларга ярдәм итү кысаларында Мансур Сыраев КФХында һәм Григорий Маланчев КФХында булды, алар “Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм” программасында катнашучылар.
Рөстәм Миңнеханов «Россия һәм дөнья: максатлар һәм кыйммәтләр» Гайдар форумының пленар дискуссиясендә катнашт
Урыны белән томан төшүе көтелә
Социаль хезмәт күрсәтүче стационар оешмаларны капиталь ремонтлау программасына 2018 елда 121,3 миллион сум бүленде.
Социаль хезмәт күрсәтүче стационар оешмаларны капиталь ремонтлау программасына 2018 елда 121,3 миллион сум бүленде.
15 гыйнварда “КДАУ” югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең Механизация һәм техник сервис институты базасында “Машина-трактор паркыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру” программасы буенча инженер хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары ачылды.
“Медиалогия” компаниясе төзегән рейтингта лидерлыкка зур ара белән Чечня башлыгы Рамзан Кадыров чыккан.