“Медиалогия” компаниясе төзегән рейтингта лидерлыкка зур ара белән Чечня башлыгы Рамзан Кадыров чыккан.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда социаль челтәрләрдә иң популяр булган Россия төбәкләре башлыклары арасындагы топта алтынчы баскычта. Әлеге нәтиҗәне Россия “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы аналитиклары чыгарган.
199,1 индексы булган Рөстәм Миңнехановны Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко (индексы -275,1), Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов (индексы - 313,2), Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев (индексы - 333,4), Мәскәү мэры Сергей Собянин (индексы - 1277,1) узган.
Рейтинг лидеры Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, аның медиаиндексы 1503,9.