Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

12 гыйнварда Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов авылда кече хуҗалыкларны үстерү һәм аларга ярдәм итү кысаларында Мансур Сыраев КФХында һәм Григорий Маланчев КФХында булды, алар “Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм” программасында катнашучылар.

Аның белән бергә район башкармиа комитеты җитәкчесенең финас һәм мөлкәт белән идарә буенча беренче урынбасары Илшат Муратшин һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Миңниршат Алимов йөрделәр.

Фермер хуҗалыклары Татарстан Республикасы бизнес проектларын гамәлгә ашыру һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бирелгән грантларны куллану буенча актив эш алып баралар. Маланчев Г. КФХында бүгенге көндә терлекчелек фермасын яңарту буенча эшләр башкаралар, фермага 27 баш нәселле башмак таналар кайтарылган. Ә Сыраев М.Г. КФХында үгезләр санын 30 башка арттырганнар.

Очрашу нәтиҗәләре буенча катнашучылар фермер хуҗалыкларын үстерү буенча фикер алыштылар, киләчәккә планнар кордылар һәм район җитәкчелеге тарафыннан күрсәтеләчәк ярдәм чаралары турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International