ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы,  2019-2020  елларда интервенция  ашлыгын  дәүләт сатып  алуларын   уздыру  турында  карар  кабул  ителгән  очракта,  2019 ел  уңышы  ашлыгына  минималь бәяләрнең  иң  чик  күләмнәре  раслану  турында  хәбәр  итә.      Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  бу  хакта  тиешле  карары 2019 елның  18  маеннан  үз  көченә  керә.   

13 майда  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Татарстан  авыл  хуҗалыгы фәнни-тикшеренү  институтының (ТатНИИСХ)  тәҗрибә кырларында  булды.   Министр белән  бергә     аның  урынбасары    Илдус Габдрахманов, Россия  фәннәр  академиясенең    Казан  фәнни үзәге  җитәкчесе    Марсель Таһиров, шулай  ук  башка  җаваплы  затлар  йөрде.   

14 майдан  16 майга  кадәр  Мәскәүдә  ВДНХада 75 нче  павильонда  «Фермер тормышы 2019» салоны  узачак.  Салонга  килүчеләр  өчен  барлык  көннәрдә  дә  күргәзмә һәм ярминкә  эшлиячәк.   Чараны  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  һәм  Федерация  Советының  Аграр-азык-төлек  сәясәте һәм  табигатьтән  файдалану  комитеты  оештыра.  


12
май, 2019 ел
якшәмбе

Россиянең иң озын гомерле кешесе Аппаз Илиев кичә, 10 майда вафат булган. Аңа 123 яшь иде. Үл үзенең озын гомере серен исән вакытта ТАССка чишкән булан.


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Татар милли ризыкларын “Казан Экспо” үзәгендә, WorldSkills авылында һәм Казан кунакханәләрендә авыз итеп булачак.


7
май, 2019 ел
сишәмбе

Республикада ТР Дәүләт Советына сайлауларда алдан тавыш бирүдә катнашучылар исемлеге формалаштырылды.

Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр бөтен кешене тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 74 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә бик тирәнгә сеңеп калган. Язлар җитү белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә.


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, 7 майдан  11  майга  кадәр   Казанда   «Яшел  хуҗалык: язгы сезон» күргәзмәсе  уязачак,  дип  хәбәр итә.      Идел  буеның  махсуслаштырылган  иң  эре  күргәзмәсе  ел  саен  бакчачыларның күбесе   үз бакчаларын  җәйгә  әзерли  башлаган  көннәрдә  эшли  башлый.  

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык    ширкәтләренең эчке  инфраструктурасы объектларын  ремонтлау  буенча  чыгымнарын  финанслашу  программасының  гамәлдә  булуын  искә  төшерә.     2018 елда    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  2018 елның  20  декабрендәге  1185 номерлы  карары  белән  СНТның эчке  объектларын  ремонтлауга  чыгымнар  өчен  1:2 чагыштырмасында субсидияләр  бирү  тәртибе  расланды. Программаның  асылы  шунда,  СНТ ремонтлауга  тоткан  һәр мең  сум  өчен  дәүләт  тагын  ике  мең  сум  өсти. 

Татарстанда  язгы  чәчү  6 майга    812,5 мең га мәйданда  башкарылды,  бу  фаразга  карата    47%  тәшкил  итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International