123 яшьлек бабай озак яшәү серен чишкән һәм... бакыйлыкка күчкән

2019 елның 12 мае, якшәмбе

Россиянең иң озын гомерле кешесе Аппаз Илиев кичә, 10 майда вафат булган. Аңа 123 яшь иде. Үл үзенең озын гомере серен исән вакытта ТАССка чишкән булан.

Озын гомер сере саләмәт яшәү рәвеше алып баруда, дигән ул. Аппаз Илиев эчмәгән, тартмаган, дарулар кулланырга тырышмаган. Сәламәт туклануга бик игътибар биргән: бакчасында үскән яшелчә, сөт ризыклары, яңа сауган сөт һәм чишмә суы кулланган, дип яза Шәһри Казан.

Илиев тәүлегенә 11 сәгать йоклаган. Яше йөздән арткач та ул бакча һәм хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүен дәвам иткән. Россиянең иң озын гомерле кешесе "булганнан канәгать булып, башкалар белән бүлешеп яшәргә" чакырган.

Илиевның үлеме турында кичә билгеле булды. Ул реанимациядә үлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International