WorldSkills чемпионатында катнашучыларга 70 меңнән артык өчпочмак пешерәчәкләр

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Татар милли ризыкларын “Казан Экспо” үзәгендә, WorldSkills авылында һәм Казан кунакханәләрендә авыз итеп булачак.

Быел августта Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатында катнашучыларны татар милли ризыклары белән сыйлаячаклар. Бер кешегә якынча 20 төрле 1,5 килограмм ризык тәкъдим ителәчәк.

Төрле илләрдән киләчәк делегацияләрнең 4 мең вәкиле өчен барлыгы 6 мең килограмм ризык әзерләнәчәк, шул исәптән 71 меңнән артык өчпочмак, 37 меңнән артык гөбәдия һәм 19 меңгә якын бөккән пешереләчәк.

Моннан тыш, чемпионатта катнашучылар һәм кунаклар өчен чия белән – 18 мең һәм кара карлыган белән 13 мең пәрәмәч, шулай ук төрле ярмалардан һәм бодай оныннан әзерләнгән күмәчләр тәкъдим ителәчәк.

Ризыклардан “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә, WorldSkills авылында һәм шәһәр кунакханәләрендә, чемпионатны карарга килүчеләрнең оешкан төркемнәрен җыю объектларында, рәсми чаралар үткәрү урыннарында, фуршетларда авыз итеп булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International