ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2020  елның  1 гыйнварыннан Авылда  ташламалы  ипотека  программасы  эшли  башлый.  Россия Федерациясе  Хөкүмәте карары  проекты    авыл  ипотекасына  беренче  кертемне елга   10%тан  башлап  түләүне күздә  тота,  бу  хакта  хокукый  проектлар басылып  чыга  торган  сайттагы  документта  әйтелә.   

Уку-укыту үзәген 2019 елда “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” илкүләм проекты кысаларында төзи башлыйлар.


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  кырларында  уңыш  формалашу  чоры  башлануны  исәпкә  алып,  республика аграрийлары  үз  эшләрендә  үсемлекләрне  яклау  һәм  тукландыру  мәсьәләләрен  хәл  итәргә  тиеш.  Бу  хакта  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары   Николай Титов Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сезонлы кыр эшләренең  барышы  турында  сөйләгәндә әйтте. 

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  оператив белешмәләре  буенча 14 майга  тәүлеклек  сөт сату   күләмнәре  буенча  Россия  төбәкләре  арасында  иң  югары  күрсәткечләр  Татарстан  Республикасында – 3,7 мең   тонна. Бу  күрсәткеч  буенча  икенче  урында    Краснодар  крае – 2,7 мең тонна, ә өченче  урында   Воронеж өлкәсе  – 2,2 мең   тонна.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы,  «2017 – 2020 елларга  Татарстан  Республикасында  яңа  эш башлаучы  фермерларга ярдәм» ведомство  программасы буенча  грантлар  бирү  өчен     крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын     сайлап алу конкурсына  йомгаклар  ясалды,  дип  хәбәр  итә.      Грантларның  гомуми  суммасы    250 млн. сум  тәшкил  итә, шуннан  145 млн. сумы  -    федераль  бюджеттан, ә  105 млн сумы   республика  бюджетыннан бирелде. 

Бәйрәм урыннарына бару өчен өстәмә 160 автобус чыгачак.


16
июнь, 2019 ел
якшәмбе

15
июнь, 2019 ел
шимбә

20-23 июньдә Иннополис Университетында узачак Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының йомгаклау этабына Россиянең 60 регионыннан 600 яшь робот техникадан тыш беренче тапкыр чит илләрдән катнашучылар киләчәк. Халыкара командалар өчен теркәлү "Innopolis Open" аерым ярышлары кысаларында беренче тапкыр ачылды, алар Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының төп программасы белән параллель рәвештә узачак.

"Мәгариф"илкүләм проекты кысаларында федераль финанслашуга гаризалар кабул ителә башлады. Төбәкләр төрле файдалы проектлар һәм чараларга: балалар технопаркларыннан укытучыларның һөнәри осталык үзәкләренә кадәр 155 млрд сумнан артык акча алачак. Барлыгы - 12 төрле юнәлеш. РФ субъектларыннан гаризаларны Мәгариф министрлыгы 8 июльгә кадәр кабул итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International