ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Соңгы вакытта электрон почта аша алдакчылар хатларын тарату очраклары ешайды. Бу фишинг ("fishing", ингл. - "кармакка тоту") дип атала. Сездән эш почтасына килгән хатларга игътибар белән каравыгызны сорыйбыз. Караклардан килгән хат компьютерны зарар китерүче вирус белән зарарландырырга, сезнең өчен мөһим булган мәгълүматларны юк итү һәм сезнең банк карталарыгызга "доступ" ачылу белән бәйле булырга мөмкин!

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2019 ел башыннан алып тикшерүләр нәтиҗәләре буенча шәһәр төзелеше законнарын бозган өчен административ хокук бозулар турында 643 карар чыгарылган. Аларның 39 ы – Дәүләт торак фонды, ә 283 карар - коммерция йортлары буенча.

Татарстанга Милли проектларны тормышка ашыруны бәяләү өчен Федерация Советы әгъзалары һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары делегациясе килде. Сәфәр нәтиҗәләре буенча республиканың партия активы белән фикер алышу булачак.

Татарстан Республикасында 2019 елның күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 35,6%ка үтәлгән. Барлыгы бу программа кысаларында 42 муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йорт ремонтланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

25 июньдә Татарстан  Республикасы сөт  җитештерүне беренче  мәртәбә  тәүлеккә  4000 тоннадан  арттырып  җибәрде. Бу  хакта  бүген  районның  авыл  хуҗалыгы  оешмалары  белән  эшче  киңәшмәдә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов әйтте. 

Кукмарада тәүлеккә 277 тонна, Балтачта - 258 тонна, Әтнәдә – 219 тонна сөт савалар.

Иркутскига старт урынына бару юлында раллиның маршруты республика территориясе аша 27-28 июньдә узачак.


23
июнь, 2019 ел
якшәмбе

Шимбә  көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов республикада  терлек  азыгы  әзерләүнең  барышы һәм  сөтчелек  тармагының  торышы  турында    мәгълүмат  бирде.      

Партия исемлегенә 56 фамилия керде, кандидатларның исемлектә урнашу тәртибе праймериз нәтиҗәләре белән билгеләнде.

Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, «КАМАЗ-мастер» автоузыш командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм «Бала-сити» балалар үзәкләре челтәре директоры Альбина Насыйрова «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Дәүләт Советына кандидатлар исемлеген җитәкләде. Карар бүген партиянең Казандагы төбәкара конференциясендә кабул ителде.

«Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка бердәм республика исемлеге составында тәкъдим ителгән кандидатларның күбесе делегатлар тарафыннан күпчелек тавыш алды», - диде хисап комиссиясе рәисе Евгений Ивлев.

«Бердәм Россия» партиясеннән республика исемлеге составына шулай ук Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, «Яңа гасыр» генераль директоры Илшат Әминов, Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, республика парламентында «Бердәм Россия» фракциясе башлыгы Юрий Камалтынов, «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев керде.

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин конференциядә чыгыш ясаганда партия «иң гади булмаган шартларда» кампаниягә керә, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта республика бүлеге тарафдарлары үзәген саклап калган.

Мөхәммәтшин искәртеп узганча, «Бердәм Россия» Татарстан парламентына узган сайлауларда «Безнең республика: үсеш һәм лидерлык» программасы белән җиңү яулаган.

«Бүген без 2014 ел үрнәгендәге төп юнәлешләр буенча документ үтәлгән, дип тулы ышаныч белән әйтергә хокуклы. Алдагы чорга сайлау алды программасында өстенлекле юнәлешләр билгелибез. Татарстан икътисади үсешенең индекслары, күләме һәм процентлары — саннар гына түгел, ә республиканың һәр кешесе өчен яңа мөмкинлекләр булуын халыкка җиткерергә кирәк», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Цифрлы икътисад. Иннополис университеты, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм «Кванториум» балалар технопаркы» Россия Федерациясенең «Цифрлы икътисады» милли программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы грантлары отты. Грант акчалары белем бирү учреждениеләренә белем бирү продуктлары спектрын киңәйтергә, аларны һәркем файдалана алырлык итәргә мөмкинлек бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International