Төбәкләр "Мәгариф" илкүләм проектына 155 млрд сумнан артык акча алачак

2019 елның 15 июне, шимбә

"Мәгариф"илкүләм проекты кысаларында федераль финанслашуга гаризалар кабул ителә башлады. Төбәкләр төрле файдалы проектлар һәм чараларга: балалар технопаркларыннан укытучыларның һөнәри осталык үзәкләренә кадәр 155 млрд сумнан артык акча алачак. Барлыгы - 12 төрле юнәлеш. РФ субъектларыннан гаризаларны Мәгариф министрлыгы 8 июльгә кадәр кабул итә.

- Бу мәктәпкә, ата - аналарга, санлы мәгариф мохитенә, балаларга өстәмә белем бирүне үстерүгә, иртә һөнәри юнәлеш бирүгә, өзлексез белем бирүгә багышланган проектлар, - дип сөйләде мәгариф министры Ольга Васильева. - Болар барысы да безнең зур ил территориясендә мәгариф киңлеген үстерүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International