Моннан тыш, 2020 елның 1 апреленнән 2019 елда пенсионерның яшәү минимумы үсеше нигезендә пенсияләрне индексацияләү планлаштырыла.
Бүген Казанда илнең "Сан"га күчүенең финал этабына багышланган үзәк вакыйга булды. Киң колачлы флешмобта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин һәм 3 меңгә якын ирекле ярдәмче катнашты. Якты беләзекләр ярдәмендә алар Россиядә цифрлы эфир телевидениесе символы булган иң зур «цифрлы» күбәләкне тәшкил иттеләр.
Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә РФ Дәүләт Советы эш төркеменең «Коммуникация, элемтә, цифрлы икътисад» «Цифрлы муниципалитет» төркеменең беренче утырышы узды. Исегезгә төшерәбез, подгруппаның рәисе - Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге авыл эшкуарлары «Яшь Россия эшкуары 2019» Бөтенроссия конкурсында катнаша алалар. Конкурста катнашу өчен бүген үк molpred-116.ruсайтында анкета тутырырга һәм info.mpr2019rt@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Гаризаларны кабул итүнең соңгы көне – 30 сентябрь. Һәр теркәлүче бүләккә СММ буенча онлайн белем алу курсын алачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, 30 сентябрьгә республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар (ашлык кукурузыннан башка) 1 млн 420,9 мең га (99,8%) мәйданда 4 млн 250,3 мең тонна җыелган. Бөртеклеләрнең бер гектардан уртача уңышы 30 центнер тәшкил итә. Көзге культуралар 496,7 мең га (92 %) чәчелгән.
Менә шундый апаларыбыз булганда авылда йолалар да онытылмас.
Шимбә көн шәһәр халкының күпчелеге өчен законлы ял көне һәм йокы туйдыру мөмкинлеге булса, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге һәм белгечләре өчен ул иң җаваплы һәм әһәмиятле көннәрнең берсе. Һәр шимбәдә социаль әһәмияткә ия авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Фермерлар өчен бу – җитештергән продукцияне сату мөмкинлеге, ә шәһәр халкына - иң кирәкле көндәлек әйберләрне бер урында һәм кулай бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге.
Соңгы бер атна эчендә республикада 1,4 мең га бәрәңге, 500 га яшелчә җыелды, 256 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылды. Шул чор эчендә Татарстанның шикәр заводларында 20,4 мең тонна шикәзр комы җитештерелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.
Бик борынгыдан калган шундый бер риваять бар.
Юл-транспорт һәлакәте Биектау һәм Әтнә районнары чигендә булган.