ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Татарстанның  икмәк  пешерхче  предприятиеләре җитәкчеләре  белән  очрашты.   Чара  Казанның  3 нче икмәк  заводы базасында   узды,  анда  Татарстан  Республикасының  Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр  үзәге һәм Татарстанның  икмәк  җитештерүчеләр  берлеге вәкилләре  катнашты.   
 

Мәгълүм  булганча,  быелгы  урак  бик  авыр  булды.   Шуңа  да  карамастан,  Тукай  районы  игенчеләре  югары  нәтиҗәләргә ирешә алдылар.   Бөртеклеләрнең  тулаем җыемы     175 мең  тонна  булды, бер  гектардан  уртача  ашлык  уңышы  40,4 центнер тәшкил итте.   Бу  республика  буенча  иң  югары  күрсәткеч.    

30 сентябрьдә Балтач  шәһәр тибындагы  поселогында Арча,  Саба, Кукмара һәм Балтач районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  эшкәртүчеләр  җыела.   Алар  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге  җитештерелә  торган  продукцияне  эре  сәүдә  челтәрләре  аша    сатуда  ярдәм  итү  өчен  эре    ритейлерлар белән  очрашу  оештыра.  

"Без сезнең һәрберегезгә ышандык, сез булдырдыгыз!" - диде Президент.

5 октябрьдә Татарстанда республиканың "Урман атнасы – 2019" табигатьне саклау акциясе кысаларында "Урман утырту көне" була. Агач утырту Татарстанның барлык районнарында оештырылачак. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

2019 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте ашыгыч хезмәтләр автопаркнын яңартуга 800 млн сумнан артык акча бүлеп бирде.


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә карата мошенниклык очракларының ешаюы турында хәбәр итә. Мошенниклар пенсионерларга пенсияләрен исәпләүнең дөреслеген, пенсия фонды органнарында түләүсез күрсәтелә торган хезмәтләрне шактый кыйммәт түләү хисабына тикшерергә тәкъдим итәләр.

“Бу датаны бәйрәм итү турында федераль карар өчен без Россия Президентына рәхмәтле”, - диде Миңнеханов.


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татар  токымлы  атларны  ничек кабат  үрчетә  башлау  турында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәме  белән  татарча  басылып  чыккан китаптан  укып  белеп  була.

17 һәм 18 сентябрьдә  Татарстанның  Тукай  районында Авыл  хуҗалыгы   кооперациясен үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге  белгечләре   районның   шәхси  ярдәмче хуҗалык алып  баручы кешеләре, фермерлар һәм авыл эшкуарлары  белән  очрашулар  уздыра.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International