Биектау һәм Әтнә районнары чигендә «КАМАЗ» әйләнеп капланган

2019 елның 28 сентябре, шимбә

Юл-транспорт һәлакәте Биектау һәм Әтнә районнары чигендә булган.

Татарстан юлында такта төягән «КАМАЗ» әйләнеп капланган. Бу хакта һәлакәт шаһитлары социаль челтәрдә хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәте Биектау һәм Әтнә районнары чигендә булган.

Фотоларда йөк машинасының түбәсенә әйләнеп каплануы күренә. Юл хәрәкәте чикләнгән. Автомобиль кабинасы яньчелгән.

Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International