1983 елдан башлап, ел саен май аеның өченче якшәмбесендә СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне билгеләп үтелә. Быел ул 16 нчы майга туры килде. Шушы дата алдыннан без Биектау районы үзәк хастаханәсенең табиб-инфекционисты Елена Татаринова белән әлеге көннең ни өчен шулай мөһим булуы турында сөйләштек.
“Безнең ишегалды” дип аталган республика программасына инде ике ел. Ул республика Президенты инициативасы белән барлык муниципаль районнарда гамәлгә ашырыла башлады. Шунысы игътибарга лаек: андый система Россиянең башка төбәкләрендә юк, әлегә яңартылган ишегалларына Идел буеның бер төбәгендә яшәүчеләр генә соклана ала, шул исәптән биектаулылар да. Йорт тирәләрен төзекләндерү эшләре башланды да инде, ә 2020 елда башлап җибәрелгәннәре тәмамланды.
1983 елдан башлап, ел саен май аеның өченче якшәмбесендә СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне билгеләп үтелә. Быел ул 16 нчы майга туры килде. Шушы дата алдыннан без Биектау районы үзәк хастаханәсенең табиб-инфекционисты Елена Татаринова белән әлеге көннең ни өчен шулай мөһим булуы турында сөйләштек.
Хәзер Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru рәсми сайтында басылган барлык материалларын гражданнар укып бару гына түгел, тыңлый да алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Бу мөмкинлек начар күрүчеләр һәм текстны электрон җайланма экраннары аша авыр кабул итүчеләр өчен уңайлы.
Бөтен дөньяда мөселманнар Рамазан ае төгәлләнүне - Ураза бәйрәмен билгеләп үттеләр. Шушы уңайдан Биектау районының барлык мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре сөйләнде һәм намаз укылды.
"Наше время – Безнең заман" IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурска 28 сентябрьгә кадәр Фестиваль сайтында теркәлергә мөмкин – http://bzzm.ru/node/100.
«АБД» ДК хезмәткәрләре «Цифрлы икътисад» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла торган КЛИКлар программасында «Санлы икътисад өчен кадрлар» программасының катнашучылары булдылар.
Россия Цифрлаштыру министрлыгы интернет-инициативаларны үстерү фонды белән берлектә Россия технологик компанияләре өчен акселерация программасын башлап җибәрә. Катнашу өчен яңа коммуникацион интернет-технологияләр: тәкъдим итү, уен, видео-, аудиосервислар, мессенджерлар һәм башка продуктлар өлкәсендә карарлар эшләүчеләр чакырыла.
Җитәкчелекнең иң нәтиҗәле алымы - уңай үрнәк. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Чапурин һәм “Боз сарае” директоры Андриян Тябин нәкъ менә шулай эшлиләр дә. Шушы көннәрдә алар Биектау районы үзәк хастаханәсенә килеп киттеләр, максатлары “Спутник-V” вакцинасы белән прививка ясату иде.
Усад авылында су белән тәэмин итү проблемалары турында анда яшәүчеләр еш зарлана. Кайвакыт ашарга пешерү, юыну өчен дә су булмый. Дача сезоны башлану белән проблема тагын да кискенләшә - су бөтенләй дә юкка чыга. Нишләргә?