Программа чисталыкка йөз тота

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

“Безнең ишегалды” дип аталган республика программасына инде ике ел. Ул республика Президенты инициативасы белән барлык муниципаль районнарда гамәлгә ашырыла башлады. Шунысы игътибарга лаек: андый система Россиянең башка төбәкләрендә юк, әлегә яңартылган ишегалларына Идел буеның бер төбәгендә яшәүчеләр генә соклана ала, шул исәптән биектаулылар да. Йорт тирәләрен төзекләндерү эшләре башланды да инде, ә 2020 елда башлап җибәрелгәннәре тәмамланды.

Моннан ике ел элек Биектау авылындагы Луговая ур амындагы ишегалларының берсе балалар өчен шактый куркыныч тудырды. Аңа карап торуы да күңелсез иде: күгәргән таучыклар, җимерелгән таганнар һәм бар җирдә - шапшаклык. “Безнең ишегалды” программасы аңа яңа сулыш өрде.

Көзге-кышкы чорда мәйданчыкта кече архитектура үрнәкләре булмады. Чөнки әле төзелеш эшләрен башкарырга кулай вакыт җитмәгән иде. Аларны урнаштыруны май-октябрьгә планлаштыралар. Әмма апрель азагына инде эшчеләр проекты срогыннан алда үтәп тә куялар. Ишегалдына асфальт җәяләр, машина кую урыннары ясыйлар, балалар мәйданчыгы әйберләрен урнаштыралар һәм подъезд каршыларына эскәмияләр куялар. Бала-чага мәйданчыкны күптән сынап караган инде.

Узган ел Луговая урамындагы ике мәйданчык “Безнең ишегалды” программасына кертелде. 2021 елда яңартылганы янында ишегалдын да тәртипкә китерергә уйлыйлар. Анда балалар мәйданчыгы гына булмаячак, әмма асфальт салыначак һәм агачлар утыртылачак.

Биш елда Биектау районында 250ләп ишегалды тәртипкә китереләчәк, ә Татарстанда - 7 меңләп. Программага кайсы ишегалларының кертеләчәген двор. татар.ру сайтында күрергә була.

Интерфейс гади. Башкарасы эшләр планы кебек үк. Төзекләндерү картасын табабыз да, үз районыбызны сайлыйбыз. Мәсәлән, сары түгәрәктә Дөбьяз авыл җирлеге ишегалларын. Аларны 2022-2024 елларга төзекләндерәчәкләр. Ә инде яшел һәм алсу түгәрәктә булганнарның төзекләндерү схемасы да бар, эш төркеме планнары белән танышырга мөмкин.

Сүз уңаеннан әйткәндә, сайтта әле сезне тагын нәрсә дә булса кызыксындырыр. Двор.татар. ру сайтында, әгәр дә сез төзекләндерелгән ишегалларының берсендә яшәсәгез, башкарылган эшне бәяләргә дә була. Сораштыру узу нибары ике минут вакыт ала. Бу Татарстанны зәвык ягыннан да, гамәли яктан да уңайлы итүчеләр белән кара-каршы элемтә.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International