Алан-Бәксәр авыл җирлеге
Географик урнашуы
Авыл җирлегенең административ үзәге - Алан-Бәксәр авылы район үзәге Биектау тимер юл станциясеннән 38 км ераклыкта урнашкан.
Территориясе Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районына кергән Олы Битаман, Дөбьяз, Казаклар, Суыксу, Алат авыл җирлекләре һәм Марий Эл републикасы Волжск районы белән чикләшә.
Янәшә тирәдә Урыс Алаты һәм Кече Алат, Потаниха (Путанай) - урыс авыллары; Олы һәм Кече Битаман, Ювас, Бикнарат, Дөбъяз һәм Төрнаяз, Суыксу, Рәс, Татар Алаты, Матмыр, Наратлык (Ислейтар урман хуҗалыгы), Казаклар, Өлә – татар авыллары урнашкан.
Җирлек составындагы торак пунктлар:
Алан-Бәксәр, Алат спиртзаводы, Гәр, Әсән, Шөмлән авыллары.
Кыскача тарихи белешмә:
1918 елда Арча кантонының Суыксу волостена кергән Алан-Бәксәр авылында Халык депутатларының Авыл Советы оештырыла.
1930 елдан Дөбъяз районы составына керә.
1963 елдан Авыл советы Зеленодольск районы составына керә.
1965 елдан Авыл Советы Биектау районы составына керә.
2000 елда Халык депутатларының Алан-Бәксәр авыл Советы Алан-Бәксәр Җирле үзидарә Советы, 2006 елда - Алан-Бәксәр авыл җирлеге дип үзгәртелә.
Истәлекле урыннар, танылган шәһесләр:
Алан-Бәксәр авылы янында урнашкан христиан зираты территориясендә 1778 елда митрополит Вениамин рөхсәте белән төзелгән агач часовня бар.
Бераз тарих һәм бүгенге көндә Алан-Бәксәр авыл җирлегенең ниләр белән яшәве турында …
Алан-Бәксәр Авыл советы 1918 нче елда оештырылган. 2000 елда Алан-Бәксәр җирле үзидарә Советы итеп, ә 2006 елда – Алан-Бексерское авыл җирлеге итеп үзгәртелә. Территориясенең гомуми мәйданы - 4496,3 гектар. Составында биш торак пункт: Алан-Бәксәр, Гәр, Алат спиртзаводы, Әсән һәм Шөмлән авыллары керә. Авыл җирлеге табигатьнең бик матур җирендә урнашкан, Марий Эл Республикасы белән чиктәш. Алатский спиртзаводы, Гәр һәм Шөмлән авыллары яныннан иксез-чиксез ылыслы һәм катнаш урманнар башлана, анда күп төрле урман җәнлекләре һәм кошлары яши, ел саен урман сыйлары - гөмбәләр, каен җиләге, караҗиләк, кура җиләге мул уңыш бирәләр…
Җирлектә 8 милләт вәкилләре дус, тату яши. Үзара рус һәм татар телләрендә аралашалар. Дин тотучы христианнар өчен Алан-Бәксәр христиан зиратында часовня, мөселманнар өчен Алан-Бәксәр авылында мәчет бар. 2023 елда Гәр авылында халык һүм иганәчеләр акчасына чиркәү төзелеп, файдалануга тапшырылды.
Җирлекнең үзәк утары - Алан-Бәксәр авылына XVIII гасыр башында Ашыт елгасы ярында нигез салына. Авылда 1888 елда земство мәктәбе ачыла. 1903 елда земство акчасына мәктәп өчен үз бинасы төзелә, ул узган гасырның 90 нчы елларына кадәр эшли. 1991 елда ике катлы заманча бина төзелә - хәзерге вакытта анда Алан-Бәксәр мәктәбе (2014 елга кадәр урта мәктәп булган, 2014 елдан төп гомуми белем бирү мәктәбе булган), «Золушка» балалар бакчасы һәм башка авыллардан укучы балалар өчен мәктәп яны интернаты урнашкан. Биредә балалар өчен бөтен шартлар да тудырыла: мәктәптә профессиональ педагогик коллектив эшли. Балалар бакчасы да заманча җиһазландырылган. Интернатта өй уңайлылыгы атмосферасы хөкем сөрә. Шулай ук, заманча җиһазландырылган фельдшер-акушерлык пункты да шушы бинада.
Җирлек территориясендә узган гасырның утызынчы елларында «Новая жизнь» колхозы оештырыла, ул 2006 елга кадәр эшли. Ул үз составына биш авылны берләштергән: Алан-Бәксәр, Әсән, Яңа көч (Алан-Бәксәр авылы янында урнашкан авыл була, соңырак халкы башка торак пунктларга күчү сәбәпле, ул авыл бетә), Гәр һәм Шөмлән. Алан-Бәксәр, Гәр һәм Шөмлән авылларында урыслар, ә Әсән, Яңа көч авылларында татарлар яшәгән. 1950 елга кадәр «Новая жизнь» колхозы территориясендә биш вак күмәк хуҗалык булган: «Новая жизнь», «Революция», Горький исемендәге, "Комбайн», "Яңа көч". 1950 елда «Яңа көч» күмхуҗы «Новая жизнь» күмхуҗы белән берләшә, ә Горький исемендәгесе - «Революция» хуҗалыгы белән. 1958 елда өч колхоз да бер «Новая жизнь» колхозына берләштерелә. Күмәкләштерүгә кадәр халык игенчелек, терлекчелек һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Күмәкләштерү белән беррәттән күмәк хуҗалыкларны оештыру-хуҗалык ягыннан ныгыту эшләре дә алып барыла. Чәчүне һәм икмәк әзерләүне тәэмин итү - хуҗалык эшендә мөһим урын алып тора. Бер үк вакытта техник коралланыш та үсә. Сугышка кадәрге еллар колхозның оештыру һәм экономик яктан ныгу еллары була. Биредә халык һәрвакыт хезмәт сөючән була. Хуҗалык хезмәтчәннәре терлекчелектә дә, игенчелектә дә елдан-ел яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Хуҗалык белән төрле елларда бик тәҗрибәле җитәкчеләр җитәкчелек иткән. Бөек Ватан сугышында катнашкан, 28 ел дәвамында «Новая жизнь» хуҗалыгының алыштыргысыз рәисе булган Гаврилов Александр Федоровичны билгеләп үтмичә булмый. Үзенең бай тәҗрибәсен кулланып, А.Ф. Гаврилов күмәк хуҗалыкны алдынгы, югары рентабльле хуҗалыкка әйләндерү өчен күп көч һәм осталык куя. Гаврилов А. Ф. Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана, бюро әгъзасы була.
В.И.Ленинның 100 еллыгына багышлап үткәрелгә илкүләм социалистик ярышта югары күрсәткечләре өчен «Новая жизнь» колхозы коллективы РСФСР Югары Советы Президиумының, РСФСР Министрлар Советының һәм ВЦСПСның Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Узган гасырның 70 нче елларында бу хуҗалык терлекчелектә дә, үсемлекчелектә дә югары җитештерү күрсәткечләре белән дан тоткан, ә кешеләр үз хуҗалыкларының абруен югары бәяләгәннәр.
Алат спиртзаводы авылында 1982 елга кадәр спирт җитештерү заводы эшли. Ул тарихи башлангычын 1758 елдан, 1720 елда приказчик Шувалов тарафыннан Алат авылында төзелгән шәраб заводы Ашыт елгасы буендагы чишмәгә - хәзерге спирт җитештерә заводы урынына күчерелгәннән соң ала. Алат спиртзаводы ябылса да, авылда әлегә кадәр завод торбасы һәм кайбер җитештерү биналары сакланып калган.
Гәр авылы халкы элек-электән агач эшкәртү белән шөгыльләнә. Узган гасырның 90-нчы елларына кадәр биредә агач эшкәртү буенча комбинат эшләп килә, төзелеш өчен зур күләмдә эшкә яраклы агач материаллары, утын, төрле эшләнмәләр җитештерелә, пилорамнар тулы көчкә эшли. Халык тулысынча эш белән тәэмин ителгән була. Хәзер комбинат урынында шәхси пилорамалар гына калды, алар заказлар кергәндә генә эшлиләр…
Яңа гасыр башында илдә барган үзгәрешләр Алан-Бәксәр җирлегенә дә кагыла: җирлек территориясендә авыл хуҗалыгы таркалуга дучар була. Авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе шәхси кулларга күчә, авыл кешеләре эшләгән элекке хуҗалыктан - кайчандыр биредә терлекчелек комплексы, машина-трактор паркы булганлыгын искә төшерүче берничә утрау гына кала... Авылда эш булмау сәбәпле, яшьләр шәһәргә агыла башлый.…
Авыл җирлеге үз проблемалары һәм шатлыклары булган зур гаиләгә тиң. Хәзерге вакытта Алан-Бәксәр авыл җирлегендә 571 кеше яши. Биредә төп гомуми белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, ике фельдшерлык-акушер пункты, почта элемтәсе бүлекчәсе, авыл мәдәният йорты, китапханә бар, Алан-Бәксәр авылында ике шәхси кибет эшли, Гәр һәм Алат спиртзаводы авылларында күчмә сәүдә оештырылган. «Новая жизнь» колхозы бетерелгәннән соң халык эш эзләп Казан шәһәренә юл тота: ирләр төзелеш, юл фирмаларында, каравылда эшли башлый, ә хатын-кызлар хастаханәләрдә, икмәк пешерү цехларына эшкә урнаша. Авыл җирлегендә авыл хуҗалыгын торгызу, эш урыннары булдыру беренчел бурычка әверелде. Нәрсәнедер үзгәртергә кирәк иде, алга таба болай дәвам итә алмавы көн кебек ачык иде. Җирлек активының эшлекле киңәшмәләрендә авылда халыкның эшлекле активлыгын ничек арттыру, киләчәктә җирлек тормышын нинди юнәлештә алып бару мәсьәләсе еш каралды. Үзәк утар - Алан-Бәксәр авылында авыл хуҗалыгы җитештерү тармагын торгызу идеясе дә шунда туа. Алан-Бәксәр авыл җирлеге территориясенә инвестор буларак «ФҖП КГС» ҖЧҖ генераль директоры Айрат Сабировка керергә тәкъдим ителә, ул бу идеяне хуплый һәм озакка сузмый, 2013 ел башында «Әсән» ҖЧҖ оештырыла һәм инвестор җиң сызганып эшкә тотына. Инвестор белән авылга инвестицияләр дә килде. Автомашиналар, тракторлар, комбайннар сатып алынды; 2000 кв.м мәйданлы ябык ындыр табагы капиталь ремонтланды; машина-трактор паркы территориясендә машиналар, тракторлар һәм авыл хуҗалыгы техникасы саклау урыны тулысынча торгызылды; җимерелгән котельная базасында җылы ремонт мастерское, ашханә капиталь төзекләндерелде; элеккеге дуңгыз фермасы яшь бозаулар торагы итеп үзгәртеп корылды; колхозның элеккеге конторасы кунакханә һәм кафега әверелде; сөтчелек фермасы хәрабәләреннән заманча материаллардан эре мөгезле терлекләр тоту өчен 5 капиталь бина төзелде. Бүгенге көндә эре мөгезле терлекләр саны 1000 баштан артып китә. «Де Лаваль» фирмасының 480 башка исәпләнгән югары технологияле сөтчелек комплексы төзелде, анда 24 башка исәпләнгән саву залы бар. Хәзерге вакытта яңа сөтчелек комплексы тәзелеше бара.
Яңа эш урыннары барлыкка килде, җирле бюджетка салымнар керә башлады. Авылда тормыш тамырдан үзгәрде. Язын барлык кырлар кыска вакыт эчендә эшкәртелә һәм чәчелә, көзен югалтуларсыз уңыш җыеп алына, терлек азыгы әзерләнә. Бөтен җирдә тракторлар, техника, машиналар гүләве ишетелә. Инде 100 якын җирле халык «Әсән» ҖЧҖенә эшкә урнашкан, яхшы хезмәт хакы белән тәэмин ителгән.
Алан-Бәксәр авылы тарихы
Авылга XVIII гасырда ясаклы җирләрдә нигез салына. Әдәбиятта чагылыш тапкан "Алан-Бәксәр авылы Казан архиерей йортыныкы булган" дигән фикер чынбарлыкка туры килми. Чыннан да, авыл белән янәшә Ашыт елгасы буенда XVIII йөздә архиерей йортының тегермәне булган, ә Ашытның каршы ягындагы тегермән янындагы авылда, Царевококшай өязендә, Алан-Бәксәр авылы теркәлгән йорт чиркәве булган. 1778 елда митрополит Вениамин рөхсәте белән авылда үз зираты һәм агач часовнясы төзелә (ул хәзер дә тора), чөнки юл өзегендә тегермән чиркәвенә барып җитү авыр була. Тегермән ябылганнан соң Алан-Бәксәр авылы Алат авылы мәхәлләсендә була.
"Алань Бәксәр авылы Атлан чокыры Ашыт елгасына койган урыннан 7 чакрым ераклыкта урнашкан. Биредә Царевококшай урманнары арасында Ашыт елгасы буенда Бөек әфәнде (Бәк) (татарча сур) - Казан митрополиты Аланы булган. Профессор И.М. Покровскийның Казан архиерей йорты турындагы тикшеренүендә Алат юлындагы йорт биләмәләре исәбендә бары тик Савиново гына искә алына. Ләкин «Казан монастырьларының 1764 елга кадәр тарихы» дигән шундый ук тикшеренүдә Зилант монастыре биләмәләре исәбендә, мәсәлән, Ивановское (Сумки) искә алынмый, ә Консисториянең 1742 елның 23 сентябрендәге Указында ул Зилант монастыре биләмәсе дип атала. Күрәсең, архиерей йортының яисә шәхсән митрополит Вениаминның шундый ук биләмәсе булган, чөнки Алань Бәксәр, чит җир кешеләрен мәгърифәтләндерүче әлеге миссионер станыннан - Җидекүл бушкырыннан 25 чакрымнан да ерак түгел урнашкан булган. Кызганычка каршы, аларны саклаган крестьян В.П. Железовның «Калын зәңгәр кәгазьдә» дигән Документлар китабы янып юкка чыга, ә икенчесен часовнядан урлыйлар. Картлар Алат чиркәвендә түгел, ә Архиерей дачасында чукындырылган кешеләрне дә хәтерлиләр иде. Алань Бәксәр треблары бары тик 1786 елдан, ягъни митрополит Вениамин үлгәннән соң гына языла башлый...
Профессор Покровский тикшеренүләреннән күренгәнчә, Архиерей йортына балык тоту һәм бортлы урыннар бирелгән. Ашыт һәм Илләт елгалары кушылган урыннарда хәзер дә балык күп тотыла, һәм бу җирләр умартачылык өчен уңайлы. Биредә, бик матур бер җирдә, тегермән янында, чит җирләр кешеләренең телен, көнкүрешен һәм башка үзенчәлекләрен яхшы белгән, мәгърифәтче Вениамин яшәргә ярата торган булган; һәм дача янында йорт чиркәве салынган булган; бу дача митрополит Вениамин мәңгелек йортын тапкан урыннан 25 чакрым ераклыкта гына - Җидекүлле бушкыр, Морки һәм Арин чирмеш мәхәлләләреннән ерак түгел, Сотнур мәхәлләсе чирмешләре белән янәшә урнашкан.Йорт чиркәве Ашыт елгасының уң ягында, ә Алан Бәксәр авылы икенче ярында биш чакрым биегрәк булганга күрә, язгы ташу вакытында мәрхүм булучыларны елга аша озату һәм йорт чиркәве янында күмү уңайлы булмаган; шуңа күрә 1778 елда Бәксәр авылында үлгәннәрне озату өчен часовня төзергә һәм Бәксәрдәге зиратка күмәргә рөхсәт алынган, әле дә шул тәртиптә дәвам итә. Әлеге часовняда 1689 елда бастырылган требник саклана, ул йорт чиркәвеннән «Казан Мәрьям анасы» исеменә алынган дигән риваять йөри. Бәксәрлеләр беркайчан да, ни өчен тегермән белән җирнең алар карамагына түгел, бәлки җир белән тегермәннең хуҗасы Г.Апанаевка күчүен аңламыйлар. Татарлар арасында «...митрополит Вениамин үләр алдыннан, бу дачаны күрше Бихнорад (хәзерге атамасы Бикнарат) авылында яшәүче бер татар хатынына, авырган вакытта үзен караган өчен рәхмәт йөзеннән, бүләк иткән, ә ул аны 300 сумга Казанның йомышлы татарларына саткан, дача генераль межалау планы буенча әле дә шуларныкы булып исәпләнә», дигән риваять саклана. Шулай итеп, тасвирламадан күренгәнчә, дача Алан Бәксәр авылыннан Ашыт агымы буенча икенче як ярда һәм 5 чакрым түбәнрәк булган.
Алан Бәксәр авылында 1763 елда 63 кеше - ясаклы крестьян булган, 1884 елда – 102 йорт һәм 829 крестьян, 1914 елда – 164 йорт һәм 990 крестьян. Хәзерге заман саннарына килгәндә - 2024 елның 1 гыйнварына булган мәгълумәт буенча җирлектә 571 кеше яши, шуларның 85е - 18 яшькә кадәр, 354е - эшкә яраклы яшьтә һәм 132е - өлкән яшьтәге кешеләр. (2022 елның 1 гыйнварына - 574 кеше, шуларның 86сы балалар, 354е - эшкә яраклы яшьтә һәм 134е - өлкән яшьтәге кешеләр. 2023 елның 1 гыйнварына - 573 кеше, шуларның 85сы балалар, 355е - эшкә яраклы яшьтә һәм 133е - өлкән яшьтәге кешеләр).
Алан-Бәксәр авыл җирлегендә оешкан көннән башлап, Халык депутатларының авыл советы, җирле үзидарә Советы рәисләре һәм җирлек башлыкларының исем - фамилияләре һәм эшләү чорлары турында мәгълүмат бар.
Хәзерге вакытта Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы булып Гарифуллина Зөһрә Рөстәм кызы эшли (14.10.2010 елдан бүгенге көнгә кадәр).