Биектау районының Өбрә авылында Халыкара музейлар көне – 18 нче майда Салих Сәйдәшев музее ачылачак. Элекке музей 1970 нче елдан бирле бөек композиторның бабасы яшәгән йортта эшләп килде. Агач бина инде шактый таушалгач, аның сүтәргә дигән карар кабул ителде. Шул ук вакытта яңасын да төзи башладылар. Исегезгә төшереп үтәбез: узган елның августында бөек татар композиторы, татар профессиональ музыкасына юл яручы Салих Сәйдәшев музеена нигез салынган иде.
Бүген 19:00да “Биектау ТВ” телевидениесе яңалыклары чыгарылышын карагыз. Программада:
Биектау районының мәдәни тормышы турында сүз кузгатсак, яшь талантлар безне һәрдаим сөендереп кенә торалар. Аларның әле күптән түгел ирешкән казанышлары турында үз хәбәрчебез район Башкарма комитетының Мәдәният бүлеге начальнигы Лилия Борһанова белән сөйләште.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Бүген, 21 апрельдә, район муниципалитетлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәре - Җирле үзидарә көнен билгеләп үтә. Бу көнне без муниципаль берәмлек җитәкчеләренә һәм җирле хакимият белгечләренә, депутатларга хөрмәт күрсәтәбез.
12 яшь биектаулы бүген тантаналы рәвештә дәүләтебезнең иң мөһим документын – Россия паспортын алдылар.
Бүген ТР Мәдәният министрлыгында республка һәм муниципаль китапханәләрнең директорлары белән ел саен була торган кҗңәшмә булды.
“Биектау” медиахолдингы коллективы үсеп килүче буынны эстетик яктан тәрбияләү эшендә һәм милли культураларны саклау юнәлешендә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен “Талантлар планетасы” фондының Рәхмәт хатына лаек булды.
20 апрельдә Россиядә социаль мөһим даталарның берсе – Илкүләм донор көне билгеләп үтелә. Бу көн, беренче чиратта, донорларның үзләренә – башка кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртып, аларга бушлай кан тапшыручы кешеләргә багышлана.
Курыкмыйча эш башлап, үз-үзенә акча эшләүчеләр күп хәзер. Вак-төяк шөгыльдән алып, эре компанияләр белән җитәкчелек итүчеләр дә бар. Күз куркак, кул батыр дигән кебек, беренче мәлдә сагаеп кына атласаң да, соңыннан бу эшнең акуласы булып китәсең. Казанның Залесный бистәсендә яшәүче Наилә һәм Азат Әхмәдиевлар да моннан 12 ел элек кыяклы яшел суган үстерә башлый. Башта өй яны участогында, подвалда сынап карыйлар, хәзер исә гектарлап суган үстерәләр.
Бүген Биектау районында Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре һәм Суд приставларының федераль хезмәте уртак рейд уздырдылар.