Әхмәдиевларның теплицасы Залесный бистәсендә урнашкан. Үзләре дә кишәрлектән ерак түгел, бер-ике урам аркылы гына яши. Моннан тыш, Апас районы Дәвеш авылында да җир алып, яшел тәмләткечләрне җәен ачык һавада үстерәләр.
– 2005 елда өй янындагы кечкенә теплицадан башладык эшне, – ди Наилә Әхмәдиева. – Үзебез утырттык, чистарттык, саттык. Подвалда су сибеп, өстәмә яктырткычлар куеп та үстереп карадык. Менә хәзер уйлап утырам: ул ачык яшел төстә, нәзек кыяклар иде. Аны бездән кем сатып алды да, без кемгә сатарга батырчылык иттек икән дим? Ихтыяҗ барлыкка килгәч, теплицалаларны арттырырга уйладык. Бу участокны сатып алдык. Бурычка керергә туры килде. Һәр кадагын, һәр кирпечен үзебез салып, теплица, цехлар төзедек. Ирем төзүче, ул яктан бик уңдык.
Наилә ханым әйтүенчә, җир рәсмиләштерү буенча артык авырлыклар булмаган әле ул заманда. “Дачная амнистия” заманнары. Бары тик акча кытлыгы белән генә очрашырга туры килә яшь гаиләгә. Шуңа күрә Әхмәдиевлар бу эшкә кызыккан кешегә эшне әздән башларга, зур-зур кредитларга кереп чуммаска киңәш итә.
– Суган үсү өчен 10 градус җылы булырга тиеш, – ди Наилә ханым. – Туфракның температурасын үлчәмибез. Аңа тамыр җибәрер өчен генә җылы кирәк. Шулай да тамырны тизрәк җибәрсеннәр өчен туфрак астыннан да җылыткыч бар. Әмма аны бер атна чамасы гына кушып алабыз.
Суган кыягы 30-40 см озынлыкка җиткәч кисеп алына. Гадәттә, ул бу озынлыкка 21 көндә җитә. Бер тапкыр яшел кыяк биргән суганнан икенче тапкыр уңыш алып булмый.
– Без аны черемә итеп кулланабыз, – ди эшмәкәр ханым. –– Җиләк, карлыган, чия агачлары төбенә түшәсәң, бер генә корткыч та килми. Кәүсәгә кырмыска менмәгәч, гөблә дә булмый. Чияләр шуңа күрә бик эре була безнең. Суганнан соң түтәлгә бакча җиләге, кыяр, ташкабак, кабак утыртсаң, алар зарар күрергә мөмкин. Ә помидор, борыч, баклажан, киресенчә, суган җирен ярата. Кәбестәгә күбәләк килмәсен өчен бигрәк тә шундый җир кирәк.