ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Без  һәр атнада,  авылда  үз эшен  ачып,  аягында  нык торучы кешеләр,  гаилә фермалары һәм  яраткан  эше  белән шөгыльләнүче  яшь эшкуарлар турында  язабыз.  Шундый  кешеләрнең  берсе – виноград үстерүче  Александр Зверев, ул  үзенең  25 сотый  кишәрлегендә  100 төрле  виноград  үстерә.  

28 февральдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Балтач муниципаль районы алдынгыларын  котлауда  катнашты.

Россия  Президенты   Владимир Путин Хөкүмәткә  1  июльгә кадәр Россия авыл  хуҗалыгы продукциясенең  экологик чиста    брендларын булдыру буенча  “юл картасын”  расларга  кушты.

Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы 10 ел дәвамында гамәлдә булачак.

Татар милли бәйрәме – Сабан туе һәм рус халкының – “Каравон”, мариларның “Семык” бәйрәмнәре республика дәрәҗәсендә билгеләп үтелде.

23 февральдә илебездә Россиянең героик үткәненә кагылышы булган барлык буыннарга хөрмәт йөзеннән Ватан сакчылары көне билгеләп үтелә. Ватан сагына басу чын ир-егетләр өчен җир йөзендә яшәү, сулау кебек үк табигый күренеш. Һәр буын да ныклыкка сынауны үзенчә уза. Иртәме-соңмы аның өчен иле, йорты, гаиләсе өчен җаваплылыкны үз өстенә алыр сәгать килеп җитә.


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында волонтерлар өчен укыту курслары дәвам итә, алар халыкка цифрлы телевидениене тоташтыруда ярдәм итәчәк. Бүгенге көндә бөтен республика буенча 400гә якын ирекле кеше практик һәм теоретик белемнәр алды.

15-17 марттан  Татарстан  Республикасының  Аграр яшьләр  берәшмәсе Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, Татарстан  Республикасы Яшьләр эшләре  министрлыгы   белән берлектә      «2014-2020 елларга  Татарстан  Республикасы авыл  яшьләре» ярдәмче  программасын  гамәлгә ашыру кысаларында    Яшь эшкуар (яңа  эш башлаучы  фермер) мәктәбендә     укулар  оештыра.     


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 26нчы февралендә Татарстан Республикасы «Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясенә кушылачак.

Татарстанда зона этапларында иң яхшы сыйныф җитәкчеләрен, педагог-оештыручыларны һәм психологларны сайлыйлар.  «Кеше тәрбияләү», шулай ук «иң яхшы психолог-педагог» бәйгеләренең зона этаплары Теләче һәм Арча районнарында узды. Беренче конкурста номинацияләр арасында - «Сыйныф җитәкчеләре» һәм «Педагог-оештыручылар».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International