Ашлык сатып алуга бәйле кыенлыклар турында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы торгларда интервенция ашлыгын сатып алу мөмкинлеге булу хакында мәгълүмат җиткерде, ул бары тик эчке ихтыяҗларны тәэмин итү өчен генә сатыла.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Агросәнәгать паркының генераль директоры Олег Власов белән бергә “Казан” агросәнәгать паркы буйлап матбугат туры уздырды.
Бүген, 1 мартта, “Агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме турында” федераль законга һәм “Авыл хуҗалыгын үстерү турында” федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 563-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керә, ул авыл хуҗалыгын иминләштерү механизмын камилләштерүне һәм аграрийларда, шулай ук иминият оешмаларында бу дәүләт ярдәменә кызыксынуны арттыра.
4 марттан 7 мартка кадәр «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Тәтеш муниципаль районында кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасын оештыра, ул республикада авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.
Бүген, "Саннар дәресе" Бөтенроссия Белем бирү чарасы кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицейның 8 нче сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Укучылар кунакка ясалма интеллект һәм машина белән уку темасына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.
Татарстан Республикасында нәсел терлекчелегенең торышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Федерациясе Икътисад министрлыгы әзер сөт продукциясен 1 июльдән «Меркурий» электрон ветеринария сертификациясе системасына кертү турында килештеләр, моңа 2019 елның 1 ноябреннән бу системага керә торган әчетелгән сөт продукциясе әлегә керми.
Бүген «Татмедиа» Республика агентлыгында узган брифингта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөгинов «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмат системасының үзенчәлекләре турында сөйләде. Аның потенциалы һәм нәтиҗәлелеген Дагыстан һәм Белгород өлкәсе бәяләгән инде, алар Татарстан системасын төбәкләрдә гамәлгә кертү мөмкинлеген карый. Исегезгә төшерәбез, «Социаль регистр» РФ субъектлары социаль-икътисадый үсешенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм инициативалары бөтенроссия конкурсында Татарстанга җиңү китергән өч проектның берсе булды.
1 гыйнвардан илебезнең дүрт төбәгендә: Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендәе һәм Татарстанда махсус салым режимы эксперименты старт алды.