ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Компетенцияләр төбәкара үзәге — Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» ТР Дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы инициативасы белән «Компетенцияләр халыкара үзәге — Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы»дип аталачак.

Бүген «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопаркта Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясенең 2019 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча республикада элемтә сыйфаты турында киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук тармак предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Бүген Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» Технопаркында ТР Дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының «Главгосэкспертиза России» ФАУ белән төзелеш өлкәсендә цифрлы үсеш мәсьәләсе буенча хезмәттәшлеге турында киңәшмә узды.

Бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов    «Росагролизинг»  АҖ    генераль  директоры    Павел  Косов белән очрашты.  Очрашу  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров катнашында  узган.    

Электрон ярминкә мәйданчыгысатып  алучыларга, өйдә утырган  килеш,  Татарстан  фермерларының  үзләреннән  сыйфатлы  продукция сатып  алу  мөмкинлеген  бирә.    Сатып алучы  шулай  ук  продукциягә бәяләрне чагыштыра, уңышлырак  тәкъдимнәр эзли, сатып  алынган  продукция  турында, башка сатып  алучыларга  да  ярдәм  итәрлек, авыл  хуҗалыгы  җитештерүчесенең абруен күтәрерлек  итеп яисә  башка теләкләр  белән,  үз  фикерен  әйтә  ала.  

“Майский” ТК” ҖЧҖ “Иң яхшы  күмәк  шартнамә” VIII Республика конкурсында  иң  яхшы  оешма  дип  танылды.    Конкурс Татарстан  Һөнәр берлекләре    федерациясе тарафыннан  ике  елга  бер  мәртәбә  үткәрелә.  Ул  социаль партнерлыкны  үстерү рәвешләрен  камилләштерү,  хезмәткәрләрнең  хезмәткә  хокукларын  һәм  законлы  мәнфәгатьләрен  яклауда  күмәк  шартнамәнең  ролен   арттыру   максатында  башкарыла.  

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Росагролизинг» АҖ вәкилләре, Татарстанны  авыл  хуҗалыгы  техникасы  белән  тәэмин  итүчеләр һәм Татарстандагы дилерлар, авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре катнашында  түгәрәк  өстәл узды.   

Яңа  ел алдыннан  ай  буена  сәүдә  мәйданчыгын  арендалау  бәясе  бары  тик  1 сум гына була, ә ветеринария  контроле  түләүсез  башкарыла. 


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Узган атнада  авыл  хуҗалыгы  техникасын  ремонтлау  һәм язгы  кыр  эшләренә  әзерләү  буенча  зона  штаблары  башланды.   Аларның  беренчесе  Баулы  районында  узды,  анда  Татарстанның тугыз  районыннан авыл  хуҗалыгы идарәләре  башлыклары,  авыл  хуҗалыгы  оешмаларының  баш    инженерлары  һәм җитәкчеләре  катнашты.  

Бүген    «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат  Хәбипов катнашында  матбугат  конференциясе узды,  ул «Туган як» бренды  астында  фермер продуктларын  сату  проектына  багышланган  иде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International