Авыл тормышында һәр кешенең тормышы уч төбендә кебек. Уңган-булган, яхшы кешене авылдашлары озак еллар хәтердә саклый.
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә минераль ашламалар сатып алуга максатчан бюджет акчалары бирелә. Бу акчаларны бер гектар чәчүлек мәйданына кимендә 30 кг минераль ашлама туплау турында документлар тапшырган очракта гына алырга мөмкин булачак, дип искәртә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Әлеге ярдәм чарасын алу 2019 елның 1 маена кадәр озайтылды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы делегациясе составында Нидерланд Корольлегенә эш сәфәре барышында күпләп-азлап сату үзгендә булды.
Авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләүнең торышы турында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Бүген, 29 мартта Казан дәүләт аграр университетында югары уку йортын тәмамлап чыгучыларга һөнәри юнәлеш бирү һәм аларны эшкә урнаштыру буенча чара үтте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 - 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу өчен конкурс башлануы турында игълан итә.
28 мартта “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе ФДБМУ базасында «Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә алдынгы технологияләр һәм үсемлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына түгәрәк өстәл узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габрахманов уздырды. Чарада В мероприятии приняли участие: «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге» ФДБУ директоры Әнәс Локманов, «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Галина Полях, шулай ук алдынгы авыл хуҗалыгы оешмалары агрономнары, җитәкчеләре һәм КФХ башлыклары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары агымдагы елга планнар турында фикер алыштылар һәм 2020 елга бурычларны билгеләделәр.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына 2019 елның 1 нче һәм 3 нче апрель көннәрендә "ТРПЦ" филиалы объектларында план буенча ремонт эшләре турында хәбәр итә.
«Цифрлы киләчәккә бергә» VIII конкурсына Идел буе журналистларыннан һәм блогерларыннан 270 эш кабул ителде, аны «Ростелеком» Ericsson белән партнерлыкта үткәрәләр. Конкурсның региональ этабына иң күп гаризалар Татарстаннан җибәргәннәр.