ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2019 ел
җомга

Тикшерүчеләр 2013 елдан алып 2017 елга кадәр 20-59 яшьлек 13,4 мең ир-атны күзәткән.

Грант суммасы бер хуҗалыкка 30 млн сумнан һәм чыгымнарның 60 процентыннан артык була алмый.


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бәйгедә җиңүчеләрне ТР Президентының нәтиҗәле командалар формалаштыру һәм киң колачлы проектларны гамәлгә ашырудагы тәҗрибәсе кызыксындырды.

2014 елдан башлап Татарстанда террорчылык структураларын финанслаган өчен 20 кеше хөкем ителгән.

Бәйгедә һөнәри белеме һәм үз һөнәре буенча кимендә өч еллык эш стажы булган авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре катнаша ала.


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан тулысынча электрон рецептларга күчәчәк һәм бердәм лаборатор системаны гамәлгә кертәчәк.

14-18 октябрьдә «Дуслык» укыту-сәламәтләндерү  базасында 2019-2020 уку елының укыту-тренировка җыеннары узды. "Республика олимпиада үзәге" ндә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән 200дән артык катнашучы катнашты.

Казан һәм Түбән Кама лицейларын тәмамлаучылар 2018 елда Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр буларак Россия Президенты премиясен алачак. 

Казанның 146 нчы «Ресурс» лицее базасында «Дөрес туклану турында сөйләшү» укыту методикасын камилләштерү узды. Анда мәгариф өлкәсендә идарәне гамәлгә ашыручы муниципаль хакимият органнары белгечләре, республиканың туклануны оештыру мәсьәләләрен алып баручы гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарлары катнашты.

Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  тәүлеклек  сөт  сату  күләмен   6%ка  арттырдылар.  21  октябрьгә оператив  белешмәләр  буенча республика хуҗалыкларында  тәүлек  эчендә 3 мең  483,4 тонна  сөт  савылган,  бу  узган  елның  шушы  чорына  караганда    5%ка  күбрәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International