22 нче ноябрь көнне Биектау районы Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы яңа бинага күчүенә 5 ел булуын билгеләп үтте. Бәйрәмгә лаеклы ялда булучы бакча хезмәткәрләре, хәзергесе вакытта лаеклы ялда булып эш итүче хезмәткәрләребез һәм бик күп кунаклар чакырылды. Очрашуга килүчеләр башта бакча белән таныштылар.
Шимбә көнне, 23 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен потенциаль җитештерүчеләр-экспортлаучылар белән очрашты. Фикер алышуны ачып, Наил Залаков болай диде: «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы АПК продукциясен экспортлауны үстерергә ниятли. АПК продукциясен экспортлау күләмен 2024 елга 360 млн. долларга җиткерүне күздә тота торган максатчан күрсәткечләр расланды. Бүген без үз продукциясен экспортлау белән кызыксынучы җитештерүчеләрне җыйдык һәм аларга ярдәм итәргә әзер».
Үзләренең хезмәте белән ихтирам һәм хөрмәт яулаган гади кешеләр турында языла торган безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының бүгенге герое - Татарстанның иң өлкән ветеринария табибы Якушкин Михаил Дмитриевич. Бүген, 21 ноябрьдә, Михаил Дмитриевич үзенең 95 яшь тулган көнен бәйрәм итә.
Татарстанда ел дәвамында дуңгызчылык продукциясен җитештерүнең артуы күзәтелә. «Республикада бу елның гыйнвар-октябрь айларында авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 76 мең 132 тонна дуңгыз ите җитештерелгән. Бу узган елга карата 106% тәшкил итә», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ирек Гыйбадуллин.
22 - 23 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре һәм аграр белгечлек алучы студентлар арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы узачак. Белгечләр үз осталыкларын 9 номинациядә күрсәтәчәкләр, ә җиңүчеләр Германиягә ике атналык стажировкага барачаклар.
Агымдагы атнаның якшәмбәсендә, ягъни 24 ноябрь көнне Биектау авыл жирлегенең сайлау участокларында , гражданнардан үзара салым кертү һәм аның акчасыннан файдалану мәсьәләләре буенча референдум узачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда үз эшен ачып, аягында нык торучы һәм аны уңышлы үстерүче кешеләр бар. Шундыйларның берсе – Сарман районының Алан Газар (Рангазар) авылыннан Заһриевлар гаиләсе.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевта узган киңәшмә беркетмәсе нигезендә африка луңгызлар чумасы таралуны булдырмау максатларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, кыргый кабан дуңгызлары арасында вирусның йөрүе һәм бу авыруның табигый чыганаклары барлыкка килү АЧС таралуның төп сәбәпләрен тәшкил итә, дип билгеләп үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Саратов өлкәсенең «Трудовое» нәсел заводы генераль директоры Айдар Байзельдинов белән очрашты. Киңәшмәнең төп темасы терлекчелек тармагын үстерү буенча алдынгы эш тәҗрибәсен өйрәнү булды. Очрашуда Татарстан Республикасы Тукай районының «Сәйдәшева» АХП, Питрәч районының «Рацин-Шәле» ҖЧҖ, Актаныш районының «Актаныш» агрофирмасы, Биектау районының «Бирбли Молоко» ҖЧҖ һәм Нурлат районының «Южная» агрофирмасы җитәкчеләре, баш зоотехниклары һәм ветеринария табиблары катнашты.