Ел дәвамында Татарстан укучылары нинди бәя алды? Нинди мәктәпләр иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр? «Татарстан Республикасы Электрон мәгарифе» дәүләт мәгълүмат системасы белән берлектә тәмамланган уку елына йомгак ясыйбыз.
Федераль бюджет тарафыннан күрсәтелгән финанс ярдәмен, махсус шартларга ихтыяҗ зур булуын һәм акцияне озайту турындагы үтенеч белән аграрийларның күп санлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Росагролизинг вируска каршы тәкъдимнең гамәлдә булуын тагын 1 айга озайтты.
Россия почтасы җыелма йөкләр ташыган вакытта күп җирле җибәрүләрне тарификацияләү алымын үзгәртте. Бу челтәр ритейлерларына логистика чыгымнарын 1,5-2 тапкыр киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгында Татарстан Республикасы барлыкка килү тарихына багышланган ачык онлайн-лекция узды. Цифрлы министрлык дистанцион форматта лекция тыңлаган республика ведомстволары арасында беренче булды.
Чаллы ИТ-паркы Бизнес-инкубаторга онлайн-форматта 43 нче стартап-проектларны сайлап алу үткәрәчәк. Бу атнада ук 21 команда үз идеяләрен экспертларга тәкъдим итәчәк.
Узган ял көннәрендә реаль вакыт режимында Бөтенроссия IT-проектының беренче онлайн-хакатон җиңүчеләре игълан ителде. Әлмәтнең «Елховские ГИКи» командасы икенче урынны алды.
Цифрлы трансформация үзәге белгечләре «Мин - мәктәп укучысы» яңа суперсервисын булдыру өстендә актив эш алып баралар. Цифрлы продуктны әзерләү процессында эшләүчеләр укучылар белән элемтәдә торалар һәм аларны прототиплар тестына җәлеп итәләр.
Татарстан Республикасының Яндекс.Лицеенда уку елы тәмамланды. 270 укучы беренче курсны тәмамлады, ике еллык уку программасын 160 кеше үтте. Проект республикада инде 3 ел эшли (2017 елда старт алган).
Россия Почтасы, илнең иң эре логистика операторы, дарулар һәм даруханә ассортиментындагы башка товарлар китерү белән шөгыльләнәчәк. Планда - ел ахырына кадәр 9 меңнән артык даруханәне колачлау.
Югары технологияләр өлкәсе белән мавыгучы балалар республиканың IT-мәктәпләрендә программалаштыруның төп күнекмәләренә өйрәнә алалар. 2019/2020 уку елында гына да аларда 4 516 республика укучысы белем алды.