Районның сәләтле балалары өчен тамаша

2020 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Боз сараенда районыбызның сәләтле балалары өчен озак көтелгән тамаша уздырылды. Әлеге чарага ныклап әзерләнделәр һәм аны актерлар үзләре дә, тамашачылар да түземсезлек белән көттеләр. Һәм, ниһаять, бу көн килеп җитте.

Алмаз Хөснетдинов - район Башлыгы чыршысына чакыруга лаек булганнарның берсе. Алмаз әле өченче сыйныфта гына укый, ә ул тхэквондо буенча 22 медаль һәм 2 нче урын өчен Белоруссия Кубогын алуга да ирешкән инде.

- Мин Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә укыйм, ярышларда катнашам. Россия чемпионы булырга хыялланам, - ди Алмаз Хөснетдинов.

Укуда, спортта, мәдәни тормышта яхшыларның да яхшылары булганнарга, җәмәгать тормышында актив катнашканнарга боз тамашасы әзерләделәр. Быел район Башлыгы чыршысы шулай узды.

- Чын күңелемнән барыбызның да исән-сау, сәламәт булуларын, авырмауларын, балаларның яхшы укуларын, әти- әниләренең, укытучыларның киңәшләрен тыңлауларын, мөстәкыйль әзерләнүләрен, спорт белән шөгыльләнүләрен телим, чөнки болар һәммәсе дә бик мөһим һәм кирәкле, - дип, район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тамаша кунакларын котлады һәм аларга изге теләкләрен җиткерде.

Боздагы тамашаны да фигуралы шуу белән мавыгучы талантлы балалар күрсәтте. Ирешкән уңышлары өчен алар күп тапкырлар макталуга һәм бүләкләргә лаек булдылар. Бу юлы тамашачыларны “Оча торган корабль” әкияте белән сокландырдылар. Баш герой Иванга үзенең мәхәббәте өчен җен-пәриләр белән көрәшергә туры килде. Шат күңелле Убырлы карчыклар, Су анасы һәм иң явыз җан - Полкан. Кыскасы, принцессаның күңелен яулау өчен бик күп авырлыклар аша узарга туры килде.

- Миңа мондый искиткеч матур тамаша һәм шәп бүләкләр бик ошады, - диде Карина Захарова.

- Чыгышлар гаҗәеп күңелле булды. Бик озак һәм тырышып әзерләнгәннәре сизелеп тора. Шундый да матур һәм шундый да кызыклы булды, - дип өстәде Айзилә Гатауллина.

- Миңа фигуралы шуучыларның биюләре ошады, иң мөһиме - алар хәтта егылмадылар да, - дип үз фикерен белдерде Алмаз Хөснетдинов.

Монда әле бер генә әкият булмады. Озак көтелгән Кыш бабайны каршыларга коронавирус комачаулады, әмма әкият геройлары бөтен кешенең үзәгенә үткән авыруны җиңделәр һәм, яхшылыкның явызлыктан өстен чыгуын белдереп, гадәттәгечә Яңа ел чыршысының утларын кабыздылар.

Галия ИЛДАРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International