Мәскәү өлкәсенең күп балалы әтисе Илья Оводов тарафыннан эшләнгән Angelina braille reader Брайль әлифбасын тануның санлы платформасыннан 2,5 мең кеше һәм балалар өчен 40 махсус мәктәп файдалана.
2020 елда Wink тиз үсешкә чыкты, мөмкинлекләрне һәм аудиторияне киңәйтте — «Ростелеком» видеосервис үсешенә йомгак ясады. Актив аудитория «Ростелеком» интерактив телевидениесенә язылучыларның Wink платформасына (абонентларның инде 70% тан артыгы миграцияләгән) яңа кушылмалар һәм массакүләм күчүе аркасында дүрт тапкыр артты.
Республиканың 2 361 кешесе «Кайгырту» социаль ярдәм чараларын күрсәтү буенча яңа цифрлы платформаны сынап карарга өлгергән инде. Өч көн эчендә кушымтаны йөкләп алу саны 27 тапкыр артты (башлангыч 87 йөкләнештән).
2021 елның 1 гыйнварыннан «кІТык» ярдәм программасы кысаларында Татарстанның ИТ-компанияләре өчен салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча түбәнәйтелгән ставкалар кертелде: «Керем» маддәсе буенча 1% һәм «Керем минус чыгым» маддәсе буенча 5%.
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында берьюлы ике яңа сораштыру старт алды. Халык җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяли, шулай ук Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иҗтимагый территория өчен тавыш бирә ала.
РФ Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында Федераль суд приставлары хезмәтенең яңа сервисы эшли башлады, ул бурычлыларга һәм түләүчеләргә онлайн режимында башкарма производство барышы турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә зур игътибар бирә. Фермерлар өчен кооперативка керү өстенлекләре дә бар. Беренче чиратта, бу - продукция җитештерү, саклау һәм эшкәртү көчләрен берләштерү исәбенә җитештерүнең табышлылыгын арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану, һәм, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен нәтиҗәле идарә итү кирәк. “Кооператив идарәчесе” модуль экспресс-курсы кысаларында теләүчеләрне нәкъ менә шуңа өйрәтәләр дә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы төрле бөртекле культуралар үстерү һәм икмәк продуктларын җитештерүне арттыру агросәнәгать комплексының мөһим стратегик бурычларының берсе булуына һәм алга таба да шулай булып калуына зур игътибар бирә.
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, элек «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалын җитәкләгән, үзен җаваплы һәм максатка омтылышлы җитәкче итеп күрсәткән Виталий Новичков билгеләнеп куелды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының үсемлекләрне яклау һәм орлыкчылык өлкәсендәге эшен өйрәнде.