Юл хәрәкәтендә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен беренче чиратта үзеңне юлда дөрес тотарга кирәк. Шушы максаттан чыгып, Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә укучыларга өс киемнәрендә һәм сумкаларда яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиешлеге турында искә төшерделәр.
“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең яшь хәрәкәт инспекторлары белән бергә “Куркынычсыз зебра” профилактик акциясе уздырдылар. Яшь инспекторлар беренче сыйныф балаларына сәхнәләштерелгән өзек күрсәттеләр һәм аларга мәктәпкә барганда юлда очрый торган төп юл билгеләре турында сөйләделәр.
“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе вәкилләре беренче сыйныфларның укытучыларына яктылык кайтаргыч элементлар һәм юлны аркылы чыгу кагыйдәләре турындагы белешмәлекләр тапшырдылар, аннары балалар җәяүлеләр йөри торган урыннардан юлга чыктылар. Яшь хәрәкәт инспекторлары һәм өлкәннәр белән бергә нәниләр, алган белемнәрен ныгыту өчен, көйләнми торган җәяүлеләр кичүе буенча иң куркынычсыз юлны үттеләр.
- Районның мәгариф учреждениеләрендә даими рәвештә “Куркынычсыз зебра”, “Куркынычсыз юл кичүе”, “Сине ерактан күреп торсыннар” дип аталган чаралар уздырыла башлады. Дәүләт автоинспекциясе һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән һәрдаим чаралар оештырабыз. Болар барысы да балаларның иминлеге өчен эшләнә, - диде “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе җитәкчесе Алсу Сафиуллина.
Соңгы 7 айда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 270 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде, аларда 11 бала һәлак булды һәм 286 бала җәрәхәтләнде.