Саклык банкы, Стратегик инициативалар Агентлыгы ярдәме белән, SberZ мәктәп акселераторы бөтен Россияне колачлады. Акселератор яшүсмерләргә XXI гасыр күнекмәләрен үстерергә һәм эшмәкәрлек нигезләрен үзләштерергә ярдәм итә: алар үз бизнесларын булдыруның бөтен циклын — идея генерациясеннән башлап проектны эшләтеп җибәрүгә кадәр уза алачаклар.
Россия Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында Россия Пенсия фондының берьюлы берничә социаль сервисы эшли башлады. Хәзер онлайн режимында социаль хезмәтләрдән файдаланучыга тиешле тулы исемлек белән белешмә, шулай ук пенсия һәм башка түләүләр күләме турында белешмә алырга мөмкин.
Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында «Вася Перевощиков исемендәге сөяк мие донорларының Милли регистрының әһәмияте турында» лекциясе узды. Лекциядән соң теләүчеләр милли регистрны тулыландыру өчен үрнәк (буккаль эпителий) тапшыра алдылар. Барлыгы 30 кеше потенциаль донор булды.
Биектау районында ковидлы пациентлар өчен ачылган госпиталь ябылды. Үзәк хастаханә гадәти эш режимына күчте. Мондый карар пандемия кимү сәбәпле кабул итеде.
“Биектау” спорт мәктәбе директоры Андриян Тябин спорттагы казанышлары өчен “Динамо” спорт җәмгыятенең 95 еллыгы уңаеннан көмеш медаль белән бүләкләнде. Бүләкне Татарстан республикасының "Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте советы рәисе Әсгать Сәфәров тапшырды.
Бишек җырлары - дөньядагы иң татлы, иң ләззәтле җырлар ул. Чөнки без бишектә ятканда ук ул җырларны ишетеп, күңелебезгә сеңдереп үсәбез. Әниләрнең ягымлы тавышы белән халкыбызның милли моңнары безнең күңелебезне эретә. Бишек җырлары һәркемгә кадерле, чөнки алар балачакны хәтерләтә. Бишек җырларының төп вазифасы - бишек тирбәтү, баланы йоклату, тынычландыру. Бала дөньяга аваз салганда гаиләгә бәхет, шатлык, өмет-куанычлар алып килә.
Дөбьязда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чара үтте.
Шушы көннәрдә Чернышевка авылындагы китапханәдә ”Җәлил укулары” бәйгесенә йомгак ясалды.
“Биектау” Боз сараенда беренче тапкыр 2008- 2009 нчы елгы спортчылар командалары арасында Анатолий Владимирович Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының Республика этабы финалы узды.
Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.