ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Шактый еллардан бирле урнашкан күркәм гадәт буенча ел саен Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым республиканың үрнәк гаиләләрен кабул итәләр. Татарстанның республикабыз үсешенә саллы өлеш керткән, балаларын җәмгыять өчен лаеклы кешеләр итеп тәрбияләгән үрнәк гаиләләренә хөрмәт күрсәтелә. Биектау районыннан әлеге матур очрашуга Гариповлар гаиләсе чакырылган иде.

Биектауда федераль янгын сүндерү хезмәтенең ТР буенча территориаль бүлекләре арасында функциональ янгын сүндерү ярышлары узды. Чарада республиканың төрле районнарыннан 14 бүлек вәкилләре көч сынашты.

Тиздән Биектау станциясендә яңа сырхауханә үз ишекләрен ачачак. Без биредә нинди белгечләр эшләячәге һәм Үзәк район хастаханәсендә гамәлгә керәчәк диагностикалауның яңа ысуллары турында белештек.

Биектауда юлларны вак таш белән түшәү һәм яңа юллар салуга зур әһәмият бирелә. Районда яшәүчеләр саны артканнан-арта. Һәркемнең үзе яшәгән йортка кадәр уңайлы юлдан кайтып җитәргә теләве дә аңлашыла. Тик бу бер көндә генә башкарып чыга торган эш түгел. Райондагы барлык юлларны берьюлы төзү һәм төзекләндерүгә бюджет акчасы җитми. Биектауда яңартылган юллар саны елдан-ел күбәя.


23
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максим Шадаев Kazan Digital Week 2021 халыкара форумын ачуда катнаштылар. Чара 21-24 сентябрьдә «Казан Экспо» мәйданчыгында узачак.

Сәнәгатьне цифрлаштыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы онлайн трансляцияләнәчәк.

Хакимиятләр Россия ИТ-индустрия өчен иң кызыклы территориягә әйләнсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш, дип саный РФ Премьер-министры Михаил Мишустин.

Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максим Шадаев Kazan Digital Week пленар утырышында чыгыш ясады.

Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ачты.

Казан 2022 елда киберспорт буенча дөнья чемпионатын кабул итә ала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week халыкара форумының пленар сессиясендә хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Казанның чемпионатның заявка бирү кампаниясендә катнашуы турындагы карарны Россиянең цифрлы үсеш министры Мәкъсүт Шадаев белән килештергәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International