Узган шимбәдә, 9 октябрьдә, Биектау муниципаль районы Советының чираттан тыш сессиясе узды. Анда район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның үз вәкаләтләрен туктатуы мәсьәләсе каралды. Рөстәм Кәлимуллинны озатырга һәм районга яңа Башлыкны тәкъдим итәргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде.
Кичә Татарстанда матәм көне булды. Минзәләдәге авиафаҗига вакытында һәлак булган кешеләрне җир үз куенына сыендырды. Фаҗигале төстә арабыздан киткән парашютчыларны якыннарына иртән Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең патологоанатомия бүлегендә тапшырдылар.
Әти-әниләр заманында ук гамәлгә кергән кагыйдәләр нигезендә, бер яшьлек сабый кимендә ун сүз белергә, ә яшь ярымда – җөмлә төзеп сөйләшергә тиеш. Әмма бүген мондый “вундеркинд”лар сирәк. Алай гына да түгел, мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның 70 процентының сөйләмендә кимчелекләр бар, ди белгечләр.
Бүгенге көн Остап Бендерлары кеше алдауның яңадан-яңа ысулларын уйлап чыгара. Хәзерге көндә алар инде челтәрле элемтә аша кеше талый башладылар. Мошенниклыкның төрле төрләрен кулланып, тиз ышанучан гражданнарны алдаулары турында телевидение, радио, газета, интернет аша әледән-әле кисәтеп, уяу булырга чакырып торуларына карамастан, алар тозагына эләгүчеләр саны кимеми. Телефон мошенниклары акча “эшләү” өчен кешеләрне стресс хәленә китерсә, интернет аша эшләүче аферистлар бәндәнең тиз арада күп акча эшләп алырга кызыгуыннан файдаланалар. Мошенниклар тиз генә акчаны кулга төшерәләр һәм юкка чыгалар.
Футбол буенча Татарстан Республикасы югары лигасы беренчелегенә финал ярышларының 5 туры тәмамланды.
Биектау районында 1 октябрьдә 2021 елгы көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2021 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына быел районнан 220 гә якын егетне җибәрү күздә тотыла. Көзге чакырылыш кампаниясендә хәрби хезмәт үтәү өчен Россия гаскәрләренә 60 егетне җибәрү планлаштырыла.
Биектау районы 3 нче урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Нурия Галләмова бәхетне эшендә тапкан. Укытучылык таланты аңа тумыштан бирелгән. Бүгенге героебызны кыска гына әнә шулай характерлап булыр иде. Нурия Галләмова 30 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Шул еллар эчендә әлеге һөнәрне сайлаганына һич кенә дә үкенмәгән.
Биектау районының йөзек кашы булган “Казан арты” паркында яшел үсентеләр артканнан-арта бара. Чөнки моннан 4 ел элек, 2017 елда, Татарстан Республикасы Югары суды хезмәткәрләре биредә Гадел хөкем аллеясын булдырган иде.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга ташламалар, төрле социаль түләүләр федераль һәм Россия субъектлары дәрәҗәсендә оештырыла. Федераль дәрәҗәдә бирелә торган өлешендә, пенсия һәм башка социаль пособиеләрдән тыш, пенсионерларга, инвалидларга социаль хезмәтләр пакеты каралган. Пакетка югарыда әйтеп үтелгән гражданнарны медикаментлар белән тәэмин итү, аларга шифаханәләргә юлламалар бирү һәм шифаханәләргә барганда, кайтканда бушлай транспорт белән тәэмин итү кебек хезмәтләр кертелгән.
Өлкәннәр көне - ул чиксез кадерле кешеләр - безнең әниләребез, әтиләребез, әби-бабайларыбыз көне. Бу - кешенең зирәк булып җитлеккән, күңел юмартлыгының ташып торган чоры. Зур тормыш юлы үткән, икътисади һәм сәяси тетрәнүләр кичергән кешеләр буыны бәйрәмнәргә бик тә лаек буын.