ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, эш көннәре игълан ителү сәбәпле, Татарстан КФҮләренә мөрәҗәгатьләр саны янә артты.


22
октябрь, 2021 ел
җомга

Биектау районы полиция хезмәткәрләре халыкны мошенниклык очракларыннан сак булырга чакыра.

11 октябрьдән, Татарстанда эпидемиологик хәл начарлану сәбәпле, QR-кодлар кертелде. Узган атна башыннан алып, җәмәгать урыннарына, спорт объектларына, сәүдә үзәкләренә керү өчен мәҗбүри QR-кодлар таләп ителә. Ковид белән авырган яки вакцина ясаткан кешеләргә QR-кодны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында гына алырга мөмкин.

Коронавирус әллә кайдагы уйдырма булудан туктады. Ул һәр гаиләдә дә диярлек үз эзләрен калдырды. Авыруны үз җилкәсендә татыганнар, госпитальдә ятканнар чирнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуын аңлыйлар. Әмма авырган кешеләр чын дөресен әйтмиләр, статистика да ялганлый, дип уйлаучылар да бар. Менә шушы сәбәп белән без, кешенең үз авызыннан чынбарлыкны ишетү өчен, әле күптән түгел генә Ковид-19 белән авырган кеше белән очраштык.

Татарстанда яшелчә бәяләренең артуы көнүзәк темаларның берсенә әверелде дисәк тә зур хата булмас. Бәрәңге, кишер, суган - әлеге яшелчәләрне хәзер “алтын тупланма” дип кенә йөртәләр. Бәяләрнең югарыга сикерүен республикада яшелчәләр белән тәэмин итү күләменең кимрәк булуы белән аңлаталар.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре бүгенге көн кадагындагы мәсьәләләрне хәл итү максатыннан семинар-киңәшмәгә җыелды. Җәйнең коры килүе киләсе ел уңышына да тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шул сәбәпле чәчүлек җирләрен әзерләү эшендә дә җитди генә үзгәрешләр булуы көтелә. Район агрономнары туфракта дым саклауга аерым игътибар бирергә кирәклеген искәртеп үттеләр һәм бу нисбәттән семинарда катнашучыларга киңәшләр бирделәр. Дым туплауга һәм дым саклауга юнәлтелгән туфрак эшкәртү технологиясе гарантияләнгән уңыш нигезе булып тора.

QR-код кертелгәннән соң Татарстанда Дәүләт хезмәтләре порталында 50 меңгә якын кеше теркәлгән. Мондый вазгыять җәмәгать урыннарына барып йөрергә мөмкинлек бирә торган код алуга бәйле. Әмма код алу өчен, әлбәттә, вакцина ясатырга кирәк. Бу мәсьәләдә дә зур үсеш бар - монысы инде поликлиникаларда күзәтелә.

Биектау авылында авыл хуҗалыгы продуктларын сату буенча ел да уздырыла торган ярминкә оештырылды. Кайбер сәүдә нокталары янында тезелгән озын-озын чиратлар мондый сатуны оештыруга ихтыяҗның зур булуын сүзсез дә аңлата. Биектаулылар көзге ярминкәләрне ел да көтеп алалар, чөнки бу кирәкле бөтен нәрсәне берьюлы һәм бер урында алу өчен менә дигән мөмкинлек булып тора. Ярминкәләр азык-төлеккә бәяләрне йөгәнләргә дә ярдәм итә һәм республика халкын авыл хуҗалыгы продуктлары һәм көндәлек кирәкле азык-төлек белән тәэмин итәргә дә мөмкинлек бирә.


14
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

9 октябрьдә Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм рәвештә агач утырттылар. Республикада быел мондый чара өченче тапкыр уздырылды. Акциягә Биектау районы прокуратурасы хезмәткәрләре дә кушылды. Алар Казанның юридик институты укытучылары белән бергәләп “Казан арты” паркында нарат үсентеләре утырттылар. Шулай итеп, районда “Прокуратура аллеясы”на да нигез салынды. Аллеяга беренче 40 үсенте «Инеш» бассейны каршындагы территориягә утыртылды.

15 октябрьдә Россиядә халык санын алу башланачак. Киләсе җанисәптә Россия халкы илдә беренче тапкыр исәпкә алу битләрен интернетта мөстәкыйль тутыру мөмкинлегенә ия булачак. Моның өчен интернетка керү мөмкинлеге һәм Дәүләт хезмәтләре порталында теркәү узарга кирәк. Бу очракта арадашчы булмаячак. Электрон исәпкә алу битен тутырганнан соң, мәгълүмат шунда ук Росстат хезмәтенә барып ирешә. Анкеталар җанисәп алучыларның планшетларында да тутырылачак. Җанисәп алу алдагы 10 елга дәүләтнең социаль-демографик сәясәтен планлаштыру максатыннан уздырыла. Җаваплар никадәр төгәл булса, илнең икътисад һәм социаль сферасына караган проблемалар шулкадәр яктырак күренәчәк. Җанисәп алу вакытында кешегә барлыгы 23 сорау биреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International