1 октябрьгә кадәр федераль льготникларга мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәт күрсәту җыелмасын (соцпакетны) калдырырга яисә аннан баш тартырга һәм акча алырга.
«Яшел фитнес» проектының җәйге сезонына нокта куелды – узган якшәмбедә шәһәр паркында бу уңайдан бәйрәм оештырылып, иң актив әлмәтлеләр велосипедлар белән бүләкләнде.
19-21 октябрь көннәрендә Казанда ир-егетләр арасында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына бәйге үтәчәк.
Бүген Казанда Гимнастика үзәгендә Спорт ушуы буенча 14 нчы Дөнья чемпионатын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ярышларда гадәттә 64 илдән 900 көрәшче катнаша, чемпионат Россиядә беренче тапкыр уздырыла, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Куркынычсыз интернет дәресләре - төп персонажлары Митясик һәм Интернешка булган, куркынычсыз интернет кагыйдәләре турында сөйли торган җиде вакыйга ул. Һәр вакыйга интернет-мохиттагы бер куркыныч очрак турында сөйли һәм баланы теге яки бу очракта кагыйдәләрдән нәтиҗәле кулланырга өйрәтә.
Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, рейтингның беренче урынында - "Зөләйха күзләрен ача" китабы.
Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагында инвестиция проектларын ташламалы кредитлау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николая Титов үткәрде.
«Минем җирем – Россия» авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсына йомгаклар ясалды. Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты тарафыннан “Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте” ФДБУ белән берлектә 9 номинация буенча уздырлды. Быел шулай ук редакцияләр өчен (басма, теле-, радио- яисә интернет-басмалар) беренче мәртәбә номинация билгеләнде. Моннан тыш, быел иң яхшы мәгълүмати проектлар өчен Гран-при каралды. Конкурска илебезнең 81 төбәгеннән 5329 эш тапшырылган иде. Иң күп катнашучылар Үзәк, Идел буе һәм Себер федераль округларыннан.
Татарстан Республикасында 2017 елның 19 сентябрендә савылган тулаем сөт күләме 3423 тонна булды. Бу күрсәткеч узган елның шушы чорына караганда 192 тоннага күбрәк.
Татарстанда мобиль сәүдә популярлык ала. Бүгенгә Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) автолавкалары республиканың үзәктән читтәрәк урнашкан һәм аз санлы 500дән артык авылына хезмәт күрсәтәләр.