Татарстанда көрәш сезоны ачыла

2017 елның 30 сентябре, шимбә

19-21 октябрь көннәрендә Казанда ир-егетләр арасында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына бәйге үтәчәк.

Исегезгә төшерәбез, яшь көрәшчеләр сезонны ачты инде. Узган атна азагында Кукмараның “Ялкын” спорткомплексында 1999-2000 елгы егетләр арасында Татарстанның көрәш федерациясе Кубогына традицион турнир узды. Мәйдан хуҗалары – беренче, Түбән Кама көрәшчеләре – икенче, Мамадыш командасы өченче урынны яулады.


МА "Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International