Бүген ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, цифрлы технологияләр һәм элемтә сыйфаты министры Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасында мобиль элемтә челтәрен радиопокрытлауның сыйфаты мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.
Диләнең кыз бала алып кайту күптәнге хыялы булган.
Килсә елда Татарстанда узачак Халыкара яшьләр конгрессында катнашуларын 30 ил раслады инде. Бу хакта 23 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПКның яшь хезмәткәрләре арасында узган «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова хәбәр итте.
22 нче ноябрь көнне Биектау районы Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы яңа бинага күчүенә 5 ел булуын билгеләп үтте. Бәйрәмгә лаеклы ялда булучы бакча хезмәткәрләре, хәзергесе вакытта лаеклы ялда булып эш итүче хезмәткәрләребез һәм бик күп кунаклар чакырылды. Очрашуга килүчеләр башта бакча белән таныштылар.
Шимбә көнне, 23 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен потенциаль җитештерүчеләр-экспортлаучылар белән очрашты. Фикер алышуны ачып, Наил Залаков болай диде: «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы АПК продукциясен экспортлауны үстерергә ниятли. АПК продукциясен экспортлау күләмен 2024 елга 360 млн. долларга җиткерүне күздә тота торган максатчан күрсәткечләр расланды. Бүген без үз продукциясен экспортлау белән кызыксынучы җитештерүчеләрне җыйдык һәм аларга ярдәм итәргә әзер».
Үзләренең хезмәте белән ихтирам һәм хөрмәт яулаган гади кешеләр турында языла торган безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының бүгенге герое - Татарстанның иң өлкән ветеринария табибы Якушкин Михаил Дмитриевич. Бүген, 21 ноябрьдә, Михаил Дмитриевич үзенең 95 яшь тулган көнен бәйрәм итә.
Татарстанда ел дәвамында дуңгызчылык продукциясен җитештерүнең артуы күзәтелә. «Республикада бу елның гыйнвар-октябрь айларында авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 76 мең 132 тонна дуңгыз ите җитештерелгән. Бу узган елга карата 106% тәшкил итә», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ирек Гыйбадуллин.
22 - 23 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре һәм аграр белгечлек алучы студентлар арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы узачак. Белгечләр үз осталыкларын 9 номинациядә күрсәтәчәкләр, ә җиңүчеләр Германиягә ике атналык стажировкага барачаклар.
Агымдагы атнаның якшәмбәсендә, ягъни 24 ноябрь көнне Биектау авыл жирлегенең сайлау участокларында , гражданнардан үзара салым кертү һәм аның акчасыннан файдалану мәсьәләләре буенча референдум узачак.